Хезмәт даны шәһәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хезмәт даны шәһәре latin yazuında])
Хезмәт даны шәһәре
Ил Россия байрагы
Төр РФ мактаулы исеме
Кемгә бирелә РФ шәһәрләренә
Кем бирә РФ Президенты
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Хезмәт даны шәһәре (рус. Город трудовой доблести), шулай ук Хезмәт батырлыгы шәһәре[1] — Россия Федерациясенең мактаулы исеме. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән, шәһәр территориясендә урнашкан сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән һәм шул ук вакытта массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлек күрсәткән Россия Федерациясе шәһәрләренә бирелә»[2].

2020 елның 1 мартындагы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү максатларында»[3] федераль канун белән билгеләнгән[4]. Әлеге канун Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт думасы тарафыннан 2020 елның 20 февралендә, Федерация Советы тарафыннан 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән, РФ Президенты тарафыннан 2020 елның 1 мартында имзаланган.

«Хезмәт даны шәһәре» исемен бирү өчен нигезләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1) шәһәр предприятиеләрен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү һәм (яки) аларга ССРБ Дәүләт Оборона Комитетының күчмә Кызыл байракларын тапшыру; 2) предприятие хезмәткәрләрен хезмәттәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү; 3) 1941-1945 елларда шәһәр халкының хезмәт батырлыгы фактларын документаль раслаган фактларның булуы[5].

«Хезмәт даны шәһәре» исеменә лаек булган шәһәрдә: 1) шәһәр гербы сурәтләнгән һәм шәһәргә әлеге исем бирү турында Россия Федерациясе Президенты Указы тексты урнаштырылган стела урнаштырыла; 2) 1 Май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме), 9 Май (Җиңү көне), шулай ук Шәһәр көнендә гавами чаралар һәм бәйрәм салютлары уздырыла[6].

«Хезмәт даны шәһәре» исеме РФ Президенты Указы белән бирелә[7].

Исем бирү тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясе территориясендәге шәһәргә «Хезмәт даны шәһәре» исемен бирү турындагы тәкъдимне әлеге шәһәрнең җирле үзидарә органына Россия гражданины яки иҗтимагый берләшмә кертә ала[8]. Шәһәрнең җирле үзидарә органы, әлеге тәкъдимне хуплаган очракта, аны төбәк парламентына һәм Россия Федерациясе субъектының төбәк администрациясенә кертә[9]. Алар тәкъдимне карый һәм Россия Федерациясе Президентына «Хезмәт даны шәһәре» исемен бирү турындагы үтенечнамә белән мөрәҗәгать итә яисә кертелгән тәкъдимне кире кага[10].

Төбәк хакимияте, Россия Президентына үз төбәге шәһәренә мондый исем бирү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә карар кабул иткән очракта, үтенечнамәгә Россия Фәннәр академиясенең шәһәргә мактаулы исем бирү өчен нигезләрнең булуын раслаучы эксперт бәяләмәсен беркетергә тиеш[11].

«Хезмәт даны шәһәре» исемен бирү турындагы үтенечнамә Россиянең «Җиңү» оештыру комитеты тарафыннан карала[12], «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исеме, кагыйдә буларак, Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан (1 Май) Россия Федерациясе Президенты Указы белән бирелә[13].

Башлангыч тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы елларында халкы хезмәт батырлыгы күрсәткән Россия шәһәрләре өчен мактаулы исем бирү инициативасы Россия иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләре тарафыннан күп тапкырлар тәкъдим ителгән. Шуңа охшаш (иҗтимагый) исемнәр кайбер иҗтимагый оешмалар тарафыннан гамәлгә дә куелган.

2009 елда «Каһарман-шәһәрләрнең дәүләтара берлеге» (рус. Межгосударственный союз городов-Героев, рәисе — ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы, космонавт Виктор Горбатко) коммерцияле булмаган партнерлыгы тарафыннан «Хезмәт батырлыгы һәм Дан шәһәре» (рус. Город Трудовой Доблести и Славы) халыкара мактаулы исеме гамәлгә куела[14] һәм бу исем турында нигезләмә раслана. Әлеге иҗтимагый исем коммерцияле булмаган партнерлык тарафыннан берничә шәһәргә бирелгән[15].

Бөек Ватан сугышы чорында халкы батырлык, ныклык һәм массакүләм каһарманлык күрсәткән шәһәрләргә «Хезмәт даны шәһәре» дигән мактаулы исем бирү өчен федераль канун проекты Россия Федерациясе Дәүләт Думасына 2007 елда РФ Дәүләт Думасы депутатлары Валентин Варенников һәм Валерий Востротин тарафыннан[16], 2008 елда Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыелышы тарафыннан[17], 2014 елда РФ Дәүләт Думасы депутатлары Виктор Шрейдер, Борис Зубицкий, Сергей Каргинов, Вячеслав Тимченко, Сергей Поддубной[18][19], Федерация Мәҗлесе әгъзасы Валерий Шнякин, 2016 елда Дәүләт Думасы депутаты Олег Смолин тарафыннан[20] тәкъдим ителгән.

2017 елда «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исемен билгеләү инициативасы «Россия иҗтимагый инициативасы» порталында басылып чыккан[21].

2019 елның беренче яртысында РФ Дәүләт Думасына Удмурт Республикасы Дәүләт шурасы(ингл.) тарафыннан «Россия Федерациясенең «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исеме турында»[22], Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыелышы(ингл.) тарафыннан — «Хәрби-езмәт даны» мактаулы исеме турында» Федераль канун проектлары кертелә [23].

2019 елның 14 декабрендә «Россия Федерациясенең «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исеме турында» Федераль канун проекты Россия Дәүләт Думасына Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан[24] кертелә. 2020 елның 20 февралендә канун проекты РФ Дәүләт Думасы тарафыннан өченче (ахыргы укылышта) кабул ителә. 2020 елның 26 февралендә Россия Федерация Шурасы тарафыннан хуплана һәм 2020 елның 1 мартында «Россия Федерациясенең «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исеме турында» 41-ФЗ санлы Федераль канунга Россия Президенты Владимир Путин кул куя[25]. 2020 елның 2 июлендә «Россия Федерациясенең «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исемен бирү турында» Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куя[26].

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә ирешүдә шәһәр халкының зур өлеш кертүе, сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итүләре өчен Боровичи, Екатеринбург, Иваново, Ижевск, Иркутск, Казан, Магнитогорск, Түбән Новгород, Түбән Тагил, Новокузнецк, Новосибирск, Омск, Пермь, Самар, Сарытау, Томск, Сембер, Уфа, Чиләбе, Ярославль шәһәрләренә Россия Федерациясенең «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исемен бирергә

Казан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан — мактаулы исем алырга дәгъва кылучы 20 шәһәрнең берсе. Казанга мактаулы исем бирү тәкъдимен Татарстанның беренче президенты, республиканың дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хуплаган[27].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен 40,5 мең кеше тавыш биргән. Татар-информ, 11.12.2020
  2. Часть 1 статьи 1 Федерального закона от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-16 тикшерелгән.
  3. Преамбула Федерального закона от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-16 тикшерелгән.
  4. Федеральный закон от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-16 тикшерелгән.
  5. Часть 2 статьи 1 Федерального закона от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-16 тикшерелгән.
  6. Часть 3 статьи 2 Федерального закона от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-16 тикшерелгән.
  7. Часть 4 статьи 1 Федерального закона от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-16 тикшерелгән.
  8. Часть 1 статьи 3 Федерального закона от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-21 тикшерелгән.
  9. Часть 2 статьи 3 Федерального закона от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-21 тикшерелгән.
  10. Часть 3 статьи 3 Федерального закона от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-21 тикшерелгән.
  11. Часть 3 статьи 1 Федерального закона от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-16 тикшерелгән.
  12. Часть 3 статьи 1 Федерального закона от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-16 тикшерелгән.
  13. Часть 4 статьи 1 Федерального закона от 01.03.2020 № 41-ФЗ «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой доблести"». 2020-04-16 тикшерелгән.
  14. Положение о почётном международном звании «Город Трудовой Доблести и Славы», archived from the original on 2022-03-30, retrieved 2020-06-12 
  15. Города Трудовой Доблести и Славы, archived from the original on 2022-03-27, retrieved 2020-06-12 
  16. Законопроект № 487496-4 «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой славы"» 2019 елның 5 октябрь көнендә архивланган., СОЗД ГАС «Законотворчество»
  17. Законопроект № 54645-5 «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой славы"» 2019 елның 5 октябрь көнендә архивланган., СОЗД ГАС «Законотворчество»
  18. Звание "Город трудовой славы" будут присваивать за вклад в Победу, «Российская газета», 18.04.2014
  19. Законопроект № 502288-6 «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой славы"» 2019 елның 5 октябрь көнендә архивланган., СОЗД ГАС «Законотворчество»
  20. Предлагается установить почетное звание "Город трудовой славы"
  21. Установить почетное звание «Город трудовой славы», Российская общественная инициатива
  22. Законопроект № 710424-7 «О почетном звании Российской Федерации "Город трудовой славы"» 2019 елның 27 сентябрь көнендә архивланган., СОЗД ГАС «Законотворчество»
  23. Законопроект № 724173-7 «О почетном звании Российской Федерации "Город военно-трудовой славы"» 2019 елның 30 сентябрь көнендә архивланган., СОЗД ГАС «Законотворчество»
  24. https://lenta.ru/news/2019/12/14/heroism/
  25. Федеральный закон от 01.03.2020 № 41-ФЗ. 2020-03-03 тикшерелгән.
  26. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  27. За присвоение Казани звания «Город трудовой доблести» отдали 40,5 тыс. голосов. Татар-информ, 11.06.2020