Хелиодор баганасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хелиодор баганасы latin yazuında])
Һәйкәл
Хелиодор баганасы
Урын Видиша[d]
Һиндстанның Археологик Идарәсе тарафыннан куелган Хелиодор баганасы турында мәгълүмат белән табличка.

Хелиодор баганасы фараз ителгәнчә безнең эраның 113 елында Видишада хәзерге Беснагар шәһәре янында, Мадхья-Прадеш штатында, үзәк Һиндстанда куелган булган. Бу баганадагы язма буенча аны Һинд-грек Патшалыгының патшасы Антиалкидның Хелиодор исемле илчесе куйган. Багана Санчида мәшһүр Буддизм ступасыннан 8 км да урнаштырылган. Хелиодор багананы Васудевага багышлаган, аны ул язмада Ходайлар Ходае дип атый. Багананың таҗы булып Гаруда сыны булган, ул Васудева гыйбадәтханәсе керүе алдында торган. Баганада ике брахми язмасы бар:

Беренче язмада Хелиодорның кем булганлыгы һәм аның Сунга патшалыгына һәм Һинд-грек патшаларына нинди катнашы булганлыгы тасвирлана.

Devadevasa Va [sude]vasa Garudadhvajo ayam karito i[a] Heliodorena bhaga- vatena Diyasa putrena Takhasilakena Yonadatena agatena maharajasa Amtalikitasa upa[m]ta samkasam-rano Kasiput[r]asa [Bh]agabhadrasa tratarasa

vasena [chatu]dasena rajena vadhamanasa[1]

Бу Гаруда баганасы Ходайлар Ходае Васудева өчен хөкеменең 14-енче елында булган коткаручы патша Касипутра Бхагабхадрага бөек Грек патша Антиалкидтан илче буларак, Таксилада туган, Дион улы, бхагавата Хелиодор тарафыннан куелган...[1]

Язмада әйтелгәнчә Хелиодор бхагавата булган, бу Санскрит телендә "Бхагаванга буйсынучы, аны хөрмәт итүче" дигәнне аңлата. Галимнәр фикеренчә Хелиодор Борынгы Грециядән булган,[2] ул Вайшнавизм диненә күчкән[3][4][5][6] Хелиодор галимнәр тарафыннан бхагавата дине тарафдары буларак карала, бу Кришнаизмның иртә формасы булган. Өлешчә сакланып калган икенче язмада, Хелиодор диненең кайбер детальләрен тасвирлый:

Trini amutapadani‹[su] anuthitani
nayamti svaga damo chago apramado

(текст сакланмаган)… өч үлемсез адым . …. (текст сакланмаган)…һәм безне күкләргә илтүче гамәл - үз контроль, иганәчелек һәм тырышлык.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Brooks, Charles R.,The Hare Krishnas in India, The Hare Krishnas in India, 1989 [1]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Garuda (Heliodorus) Pillar of Besnagar 2004 елның 12 август көнендә архивланган.
  2. The Heliodorus Column Hopkins, chairman of the department of religious studies at Franklin and Marshall College, has said «Heliodorus was presumably not the only foreigner who converted to Vaisnava devotional practices — although he might have been the only one who erected a column, at least one that is still extant. Certainly there must have been many others.»
  3. Kunja Govinda Goswami, A Study of Vaisnavism (Calcutta: Oriental Book Agency, 1956) p.6. Professor Kunja Govinda Goswami of Calcutta University concludes that Heliodorus «was well acquainted with the texts dealing with the Bhagavat (Vaisnava) religion.»
  4. An archaeological discovery proves that there were western followers of Vedic principles twenty-two centuries ago"To our knowledge, Heliodorus is the earliest Westerner on record to adopt Vedic principles. But some scholars, most notably A.L. Basham and Thomas Hopkins, are of the opinion that Heliodorus was not the only Greek to adopt such principles" A.L. Basham, The Wonder That Was India 3rd ed. (Oxford: Taplinger Pub. Co,1967), p.60.
  5. Hinduism Predates Christianity: The Archeological Proof
  6. Against Communalising History D. N. Jha Professor of History, University of Delhi 2018 елның 4 июнь көнендә архивланган. Kanishka, who controlled most parts of north and north western India (including the Punjab region) adopted the religion of the Buddha and one of his successors Vasudeva took to Vaishnavism, not to mention the case of the Greek ambassador Heliodorus who set up a pillar at Vidisa in Madhya Pradesh.