Хильда Циммерман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хильда Циммерман latin yazuında])
Хильда Циммерман
Туган телдә исем алман. Hilde Zimmermann
Туган 12 сентябрь 1920(1920-09-12)
Вена, Беренче Аустрия Җөмһүрияте[d]
Үлгән 25 март 2002(2002-03-25) (81 яшь)
Вена, Австрия
Ватандашлыгы  Австрия
 Өченче рейх
Һөнәре Каршылык сугышчысы

 Хильда Циммерман Викиҗыентыкта

Хильда Циммерман (алман. Hilde Zimmermann; 1920 елның 12 сентябре, Вена, Австрия2002 елның 25 марты, Вена, Австрия) — Австриянең сәяси активисты, нацизмга каршы көрәшүче[1].

Австрия каршылыгында катнашучы, Равенсбрюк(рус.) концлагерында тоткынлыкны һәм Үлем маршын кичергән.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 елның 12 сентябрендә Венада туа. Аның әти-әнисе социал-демократлар була: әнисе Анна Вудсам (Anna Wundsam), Австрия Социал-демократик партиясенең мәгариф бүлегендә эшләгән, әтисе тимер юлчы булып эшләгән һәм шулай ук социал-демократ була.

Дүрт яшендә Хильда әти-әнисе һәм энесе Отмар белән Кагран бистәсенә күчә. Башта гаиләсе белән яшәгән, соңрак күпмедер вакыт аны әби-бабае тәрбияләгән. Әти-әнисе 1934 елда эшсез калалар һәм Австрия гражданнар сугышында катнашалар. Тиздән алар кулга алына: әнисе ике айга төрмәгә утыртыла, ә әтисе Вёллерсдорф лагерена алты айга җибәрелгән. 14 яшьлек Хильда һәм 12 яшьлек абые ялгыз калалар һәм интернациональ ярдәм белән тәэмин ителәләр. Беренче тапкыр ул 1935 елда кулга алына, әмма алга таба нәтиҗәсез азат ителә.

1936 елда Хильданың әти-әнисе аерылышалар. Хильда бу вакытта җыештыручы булып эшләгән һәм өйдә ярдәм курсы узган. Соңрак ул Маҗарстанда тәрбияче булып эшкә урнаша һәм Австриягә 1938 елда гына кайта. 1939 елда Хильданы һәм аның абыйсын полиция тентү вакытында коммунистик листовка табылганнан соң кулга ала. Абыйсы җаваплылыкны үз өстенә ала һәм тугыз ай дәвамында сак астында тора, Хильданы бер атнадан азат итәләр. 1941 елда ул Вена хатын-кызлар академиясендә скульптураны өйрәнә башлый, 1944 елның мартында кулга алынганчы анда укый.

Икенче бөтендөнья сугышы башлану белән абыйсы вермахтка хезмәт итәргә алына. Хильда 1943 елда Каршылыкның әгъзалары белән таныша һәм үзе дә аның катнашучысы була. 1944 елда ССРБдан фашистларга каршы карашны киңәйтергә ярдәм итү өчен җибәрелгән Россия десантчылары белән хезмәттәшлек итә. Фашистлар тарафыннан тотыла һәм дуслары белән Равенсбрюк концентрацион лагерена урнаштырыла. Аның абыйсы Отмар шулай ук Бухенвальд концлагеренә җибәрелә. Сугыш азагында, лагерьны эвакуацияләү вакытында, Хильда Циммерман кача һәм янәдән Равенсбрюкка кайта. Равенсбрюк ул вакытта Кызыл армия тарафыннан азат ителгән була. Соңрак тиф белән авырып китә, сәламәтләнгәч, 1945 елның июлендә Берлин аша Венага кайта.

Австриядә ул күпмедер вакыт абыйсы белән яши, элеккеге концлагерь тоткыннары белән мөнәсәбәтләрне хуплый, Австрия коммунистик яшьләр оешмасында (Kommunistische Jugend Österreichs) катнаша. Шулай ук партия гәҗите эшендә катнаша һәм Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучы була. Венаның элеккеге концлагерь тоткыннары берлеге (KZ-Verband) әгъзасы һәм Австриянең Равенсбрюк лагерь берләшмәсенә (Österreichischen Lagergemeinschaft Ravensbrück, ÖLGR) нигез салучы була. Чехословакиядә 1968 елгы вакыйгалардан соң Хильда Циммерман Австрия коммунистлар партиясеннән читләшә.

2002 елның 25 мартында Венада вафат була. Stammersdorfer Zentralfriedhof шәһәр үзәк зиратында җирләнгән.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш вакытында ук Австрия подпольщигы Гарри Циммерман (Harry Zimmermann) белән таныша. 1950 елларда Венаның гамәли сәнгать академиясендә имтиханнар тәмамланганнан соң кияүгә чыга. Аларның өч баласы туа: ике улы һәм бер кызы бар.

Аның абыйсы Отмар сугыштан соң рәссам була[2].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Helga Amesberger, Kerstin Lercher. Lebendiges Gedächtnis. Die Geschichte der österreichischen Lagergemeinschaft Ravensbrück. Mandelbaum-Verlag, Wien 2008, ISBN 978-3-85476-254-6.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Hilde Zimmermann (1920-2002)
  2. Kunst in der Wurmbrandgasse - Ausstellung: Othmar Wundsam(алм.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]