Эчтәлеккә күчү

Химерасыманнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Химерасыманнар latin yazuında])
Химерасыманнар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Chimaeriformes[1][2][3]
Таксономик ранг тәртип[1][2][3]
Югарырак таксон цельноголовые[d][2][3]
Таксонның халык атамасы helhodefisker
 Химерасыманнар Викиҗыентыкта

Химерасыманнар, яки химералар (лат. Chimaeriformes) - кимерчәкле балыклар отряды. Төркем якынча 50 бүгенге көндә яшәүче төрдән тора. Күпчелек вәкилләре 500 метрдан артык тирәнлектә яшиләр. Тәннәренең озынлыгы 2 метрга җитә. Йомырка салалар. Су төбендә яшәүче умырткасызлар һәм кечкенә балыклар белән тукланалар.

Бу отрядка аз санлы, үзенчәлекле, күбрәк тирән суда яшәүче аз хәрәкәтчел кимерчәкле балыклар керә. Аларның тәннәренең алгы өлеше яхшы үскән, ул акрын гына нечкә арткы койрык йөзгеченә күчә һәм җепсыман өстәмә белән тәмамлана. Тән озынлыгы 60 см дан 2 метрга кадәр. Тиреләре ялангач.

Hydrolagus mirabilis

Химералар аерым җенесле. Башка кимерчәкле балыклардагы кебек, аталандыру кавышу аша була. Барлык төрләр дә йомырка сала. Йомырка кимерчәк капсуласы эчендә салына. Күпчелек төрләр зур тирәнлектә яшәгәнгә, бу төркемнең репродуктив биологиясе турында мәгълүмат бик чикле.

Отрядка 3 бүгенге көндә яшәүче семьялык һәм 6 ыруг, 50 төр керә .

Алар Һинд, Атлантик һәм Тын океаннарның диңгезләрендә яшиләр. Иң билгеле төр — Европа химерасы, яки диңгез мәчесе. Ул Баренц диңгезендә 1000 метр тирәнлектә очрый. Тын һәм Атлантик океаннарның тыныч уртача зоналарында борынлы химералар яши.

Азия диңгезләрендә киң таралган химерасыманнарның берсе:

Chimaera phantasma - Сары диңгез һәм Япон диңгезендә очрый.

Химерасыманнарның промысел әһәмияте юк, аларның итләре ашарга яраксыз булып санала. Бик зур бавырларыннан табылган май медицинада кулланыш таба, ә сәнәгатьнең кайбер тармакларында майлау материалы буларак файдаланыла.[4]

  • Жизнь животных. В 7 т. / гл. ред. В. Е. Соколов. — 2‑е изд., перераб. — М. : Просвещение, 1983. — Т. 4 : Ланцетники. Круглоротые. Хрящевые рыбы. Костные рыбы / под ред. Т. С. Расса. — 575 с. : ил.
  • Па­рин Н. В., Ев­се­ен­ко С. А., Ва­силь­е­ва Е. Д. Ры­бы мо­рей Рос­сии: Ан­но­ти­ро­ван­ный ка­та­лог. М., 2014.