Алмаз Хисаметдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмаз Хисаметдинов latin yazuında])
Алмаз Хисаметдинов
Туган 21 декабрь 1978(1978-12-21) (45 яшь)
Алан, Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе[1]

Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов (рус. Алмаз Хисамутдинов яки рус. Хисамутдинов Алмаз Гаптраупович, 1978 елның 21 декабре, Алан, Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — дәүләт эшлеклесе, Мамадыш районы башлыгы урынбасары (2013), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы (2014 елдан). Биология фәннәре кандидаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмаз Хисаметдинов 1978 елның 21 декабрендә Татарстанның Балтач районындагы Алан авылында туа[2]. 1996 елдан 1997 елга кадәр Балтач районының «Алан» совхозында эшли. 2002 елда «Ветеринария, ветеринария табибы» белгечлеге буенча Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый.

2002 — 2008 елларда Балтач районының «Игенче» авыл хуҗалыгында баш ветеринар табиб[3]. 2008 елдан «"Тәкәнеш" агрофирмасы» ҖЧҖ генераль директоры. 2012 елдан — 2013 елга кадәр «ВАМИН-Татарстан» ачык акционерлык җәмгыятендә генералҗ директор урынбасары — идарә җитәкчесе.

2013 елның апреленнән октябрь аена кадәр Мамадыш муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе; Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Татарстан Мамадыш муниципаль районы Советы Рәисе урынбасары. 2013 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.

2014 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты № УП-5 нче Указы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Баш ветеринария идарәсе начальнигы итеп билгеләнә.

2018 елның 12 декабрендә Алмаз Хисаметдиновка «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән бүләк тапшырыла[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]