Хисам Кятиб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хисам Кятиб latin yazuında])
Хисам Кятиб
Туган билгесез
Үлгән билгесез
Һөнәре язучы

Хисам Кятиб, яки Хоссам КатыйбАлтын Урда чоры татар язучысы. «Кятиб»е кушаматы «язучы», «сәркатиб» дигәнне аңлатырга мөмкин.

Аның кайда, кайчан туганын, ничек гомер иткәнен һәм кайда вафат булганы билгесез. Язганнарыннан безгә аның бер генә әсәре килеп җиткән: бу — «Жөмҗемә солтан» поэмасы. Әсәрнең кайда язылуы да бик ук ачык түгел: шагыйрь үзенең герое Жөмҗемә солтанны «Мисыр шәһәрендә иде» дип белдерә. Әлбәттә, бу әсәр героен шагыйрь тормышта үзе күреп белгән дигән сүз түгел. Киресенчә, бу исемне һәм хыялый вакыйгаларны аңа әллә кай заманнардан легендалар китергән.

Әсәренең кайда язылуын күрсәтмәсә дә, кайчан язылуын шигырь юллары арасына кыстырып әйтеп калдырган шагыйрь: тарихи җиде йөз җитмешенче елда язылды, ди ул үзе. Хәзерге исәпкә күчергәндә, бу 1370 еллар тирәсе булып чыга.

Бер тапкыр үлеп, тәмуг газабларын кичергәч, аннан баш сөяге җир өстенә чыгарып ташланган һәм, төрле могҗизалы эшләр аркасында яңадан терелеп, яңадан дөньяга кайткан патша турында легенда борынгы Көнчыгыш илләрендә дә, Көнбатыш илләрендә дә шактый уралган булган. Бу легендадан төрле заман һәм төрле халык язучылары төрлечә файдаланганнар. Мәсәлән, урта йөзләрдә Иранның атаклы суфый шагыйре Фәридеддин Гаттар (1119 еллар тирәсендә туган, вафат елы билгесез) шул легенда нигезендә аерым әсәр язган.

Атаклы совет галиме Е. Э. Бертельс: «Җөмҗемә солтан»да ... Хисам Кятиб ачыктан-ачык Алтын Урда ханнарының сарай тормышын тасвирлый»,— дип язган. Ә кайсы яктан алып тасвирлаган дигәндә ул ханнарның һәм гомумән феодаль җәмгыять хаким катлауларының ерткычлыгын, явызлыгын тирән нәфрәт белән хөкем итә, тәмугтагы җәзалау күренешләре ярдәмендә аларның чын йөзен күрсәтә. Бу — әсәрнең уңай тенденциясе. Ләкин аның авторы — суфый. Ул дөньядагы явызлыкны шушы ук дөньяда җәзалау карашында тормый, ул явызлыкларга күнеп, буйсынып, баш иеп тору ягында. Ерткыч, явыз патшаларны, феодалларны «теге дөньяда» алла үзе җәзалар дип, ягъни феодаллар явызлыгына карата пассив булып калуны алга куя. Ул патшаларның, феодалларның кешелекле булып әверелүен өмет итә, «идеаль һөкемдар» иллюзиясенә бирелә, Җөмҗемә солтанны идеаллаштыра, социаль явызлыкны яхшылык белән бетерү турында хыяллана. Бу — әсәрнең зәгыйфь ягы дип санала.

Төркиләр дөньясында бу әсәр язылган чорда Көнбатыш Аурупада инде Яңарыш (Ренессанс) дәверенең таңы беленеп килгән чак була. Шул вакыт Италиядә һуманизм куәт алып бара. Бөек Алигъери Данте үзенең «Илаһи кәмит» исемле даһи әсәрен иҗат итә. Ул шигырь белән язылган әсәрнең беренче өлешендә монда да тамуг вакыйгалары тасвир итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.