Хиҗр Исмәгыйль
| Хиҗр Исмәгыйль | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Согуд Гарәбстаны |
Хиҗр Исмәгыйль (гарәп. حجر إسماعيل [х̣и́җру Исмә‘и́ль], [ḥijru Ismā'il] — «Исмәгыйль ташы» дип тәрҗемә ителә) — Кагъбәнең төньяк дивары белән ярымтүгәрәк Хәтим дивары арасындагы мәйдан. Мөселманнар Исмәгыйль һәм аның әнисе Һаҗәр (Агарь) Кагъбә белән әл-Хәтим арасында күмелгән дип саныйлар. Аларның каберләренә «Шәфкатьлелек улагы» (гарәп. ميزاب الرحمة - мизаб әр-рәхмәт) юнәтелгән, шулай итеп, сирәк яңгырлар вакытында Кәгъбә түбәсеннән агып төшүче су каберләргә юнәлтелә һәм бәрәкәт символлаштыра.
Әл-Хәтим
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әл-Хәтим (гарәп. الحطيم) — Кәгъбәнең төньяк (Гыйрак) һәм көнбатыш (Сүрия) почмакларын тоташтыручы ярымтүгәрәк формасындагы ак мәрмәр дивар калдыклары. Аның биеклеге якынча бер метр, калынлыгы бер ярым метр. Ярымтүгәрәкнең озынлыгы 17,75 метр.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Диварны төзүче Исмәгыйль пәйгамбәр дип санала. Исмәгыйль һәм Ибраһим пәйгамбәрләр Кагъбәне төзегән чакта, Хиҗр Исмәгыйль аның мәйданына керә торган була. Ибраһим төзегән Кагъбә дивары Хиҗр исмәгыйльнең тышкы чигенә кадәр җитә. Бу дивар белән Кагъбә капкалары арасындагы ара элек изге урынның бер өлеше булганга күрә, ул да изге урын. Шуңа күрә хаҗ вакытында хаҗиләр тәваф кылганда Кагъбә белән Хиҗр Исмәгыйль арасына кермиләр.
Соңрак, көчле су басу һәм янгыннан соң кураешлар Кагъбәне яңартып коралар. Моның өчен алар сәфәр вакытында җимерелгән корабларның үзагачын кулланалар. Агач нигезнең төзелеше Бакум исемле оста күзәтүе астында бара. Башлангыч план буенча, Хиҗр Исмәгыйль Кагъбә мәйданына керергә тиеш була, ләкин кураешларның акчалары җитми. Кагъбә шакмак рәвешенә керә, ә Хиҗр Исмәгыйль тышкы якта, ярымтүгәрәк рәвешендә сакланып кала.
Гайшә болай дип сөйли: «Мин Йортка кереп, анда намаз укырга теләгән идем. Аллаһның илчесе минем кулымнан алып, әл-Хиҗргә кертте. Ул миңа: «Йорт эченә керәсең килсә, намазны биредә укы, чөнки бу Йортның өлеше, тик синең халкың (кураешлар) төзелеш вакытында аны кечерәйттеләр», диде» (Әбү Давыд, ән-Насаи).[1]
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Һиҗри Исмәгыйльнең (галәйһиссәлам) хөрмәте / Islam.Ru
- Кәгъбә сүзлеге(үле сылтама) (сылтама мөмкин түгел) / Ислам һәм Гаилә. Ком
