Холдинг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Холдинг latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Холдинг
Commons-logo.svg Corporate groups Викиҗентыкта

Холдинг, холдинг компаниясе - активлары составына бүлендек эшханәләр акцияләренең контроль пакетлары да кергән ширкәт. Холдинг компанияләре, үз эшханәләрендә хуҗалык эшчәнлеге алып бару белән бергә, акцияләрен сатып алу юлы белән бүтән эшханәләрнең эшчәнлекләренә дә җитәкчелек итәләр. Финанс холдинг компанияләре капиталларының 50 проценттан артыгы бүтән эмитентларның кыйммәтле кәгазьләреннән гыйбарәт булуы белән аерылып торалар. Андый компанияләр бары тик капитал салулар белән генә шөгыльләнә алалар, аларга бүтән төр эшчәнлек башкару рөхсәт ителми.