Холестерин
| Холестерин (Холестерол) | |
|---|---|
| IUPAC номенклатурасы | (3β)-cholest-5-en-3-ol |
| химик формуласы | C27H45OH |
| моляр масса | 386.654 г/моль |
| халәте | ак төстәге каты кристаллик җисем |
| тыгызлык | 0.95 g/cm³ |
| эрү ноктасы | 148–150 °C |
| кайнау ноктасы | 360 °C |
| SMILES | CC(C)CCCC(C)C1CCC2C1
(CCC3C2CC=C4C3(CCC(C4)O)C)C |
Холестери́н (бор. грек. χολή, «холе» — «үт» һәм στερεός, «стерос» — «каты») — органик матдә, тотрыклы химик кушылма, бик яхшы электр изоляторы.
Холестерин — үт әчелеге булдыру, D3 (дигидрохолестерин) витаминын, шулай ук бөер өсте, җенес бизләре гормоннарын синтезлау өчен нигез матдә.
Нерв җепселләре тышчаларында электр агымын яхшы изоляцияли, холестеринның кимүе (югалуы) анестезия (сизү-тою) кимүгә һәм нерв-психик халәтнең бозылуына китерә.
Холестеринның химик формуласы — C27H45OH.
Экзоген холестеринны һәм эндоген холестеринны аералар.
Кандагы холестерин күләме ммоль/л (РФ стандарты) яки мг/дл да үлчәнә. 1 ммоль/л = 38,665 мг/дл.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Холестерин XVIII гасырда үт куыгындагы ташларда табыла.
- 1733 елда үт ташларын беренче булып спиртта һәм скипидарда Валлиснери дигән галим эретә.
- 1770 елда Пуллетье де ля Салль холестеринны ача.
- 1775 елда Конради каты үтнең химик төзелешен җентекләп тикшерә.
Физиологик әһәмияте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Организмның һәр күзәнәгенең состав өлеше буларак, холестерин күзәнәк мембраналарының тыгызлыгына уңай тәэсир ясый, үсеш факторы булып тора, Вассерман реакциясенең антиген үзлекләрен көчәйтә һәм күтәрә. Эритроцитларда (кызыл кан тәнчекләрендә) холестеринның күләме 150-170 мг/процент, ә лейкоцитларда (ак кан тәнчекләрендә) ул 5 тапкыр күбрәк була.
Күләме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Иң күбе — йомырка сарысында 1 810, балык маенда 5 700 мг/процент була.
- Гомуми микъдары — 300-600 (мг/процент)
- Яралгыда — 500
- Баш миендә — 3 000
- Арка миендә — 3350-4260
- Бөердә — 250-400
- Бавырда — 180-400
- Мускулларда — 350-370
- Майларда — 175-250
- Тештә (пульпада) — 110
- Дентинда — 24
Майларда һәм эмульсияләрдә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ситостерин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ситостерин — үсемлек холестерины, ул эчәклек аша организмга сеңми һәм холестеринның ашказан-эчәклек аша табигый юл белән тышка чыгарылуына булышлык итә.
- Мамык маенда — 311 (мг/процент)
- Көнбагыш маенда (чистартылмаган) — 280
- Зәйтүн маенда — 134
- Һинд чикләвеге маенда — 80
Ясалу юллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кеше организмында холестерин 2 юл белән ясала. Холестеринның 1/4 өлеше азык белән (экзоген холестерин), ә калган 3/4 өлеше бавырда һәм башка органнарда (эндоген холестерин) синтезлана. Барлык биологик процессларның нигезендә ятып, холестерин синтезланып кына калмый, бәлки тәннең тукымаларында таркала һәм туплана да.
Зыяны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Организмда холестеринның артуы зарарлы дип санала. Холестеринны органнарга һәм тукымаларга α (альфа) һәм β (бета) фракцияләренә бүленеп йөртүче липопротеидлар (аксым-май кушылмалары) ташый. Альфа-липопротеидларның атеросклерозны барлыкка китерүдә роле зур түгел дип исәпләнелә. Атеросклерозны бета-липопротеидлар барлыкка китерә, алар холестерин белән актив кушылып, кан тамырлары диварына үтеп керәләр.
Липопротеидларның кан тамырлары стенасына туплану тизлеген һәм туплану дәрәҗәсен аерырга кирәк. Шушы ике зурлыкны белү атеросклерозның көчәю вакытын математик юл белән алдан әйтергә мөмкинлек бирә.
Начар холестеринны арттыра торган факторлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- тәмәке тарту
- гиподинамия яки хәрәкәтсезлек
- дөрес тукланмау: транс-майларга, җиңел үзләштерелә торган углеводларга (татлы ашамлыклар, кондитер эшләнмәләр) азык-төлеккә өстенлек бирү, көндәлек рационда күзәнәкчек (клетчатка) һәм пектин, поли-туендырылмаган майлы әчелекләр булмау.
- шикәр диабеты, инсулин һипер-җитештерү, калкансыман биз гормоннары җитәрлек булмавы.
Канда ХОЛЕСТЕРИН ДӘРӘҖӘСЕН ТИКШЕРҮ.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бу тикшерү сезгә атеросклероз, инфаркт, инсульт авырулары янамаганлыгын белү өчен уз дырыла. Тикшерүне елга бер тапкыр узу яхшы, ни өчен дигәндә башлангыч этабында холестеринның күләмен диета ярдәмендә коррекцияләп була, чир азган очракта, калган гомер буе кыйммәтле дарулар белән дәваланып яшәргә туры килер.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Кеше анатомиясе, физиологиясе, гигиенасы (төзүчеләре Ф.Г. Ситдыйков, А.А. Гайнуллин, Ф.Г. Иштирәкова). Казан: Мәгариф, 2001. ISBN 5-7761-0563-3
- В.Ф. Богоявленский. Йөрәгегезне саклагыз. Казан, 1978.