Хорват милли киеме

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хорват милли киеме latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

 

Врлика шәһәренең милли киеме
Меджимурье (Төньяк Хорватия) ир-егетләре һәм хатын-кызлары традицион милли киемнәрендә

Хорват милли костюмы (хорв. hrvatska narodna nošnja) — Хорватия, Босния һәм Герцеговина, Сербиядә, Венгрия, Австрия, Черногория һәм Румыниянең бәләкәй оешмаларында хорватлар кигән традицион милли кием.

Хорватиядә Аурупа киемен XIX гасырда ук кияләр. XX гасырның тәүге ун еллыгында, бигрәк тә Икенче бөтендөнья сугышыннан соң хорват авылларында да кала күлмәкләре киң тарала. Хәзер хорватлар көндәлектә көнбатыш стилендәге киемнәргә өстенлек бирә, милли костюмнар ешрак махсус вакыйгалар һәм бәйрәмнәр, этник фестивальләр, дини бәйрәм, туйларда киелә.

Һәр мәдәни-географик төбәк стиле, тукымасы, төсе, формасы буенча аерылып торган үз киеменә ия. Бу төбәк киемнәренең билгеле бер өлеше төбәкне үз контролендә тоткан Австрия, Венгрия, Алмания, Италия һәм Төркия мәдәнияте йогынтысында була.

Киемнең гомуми үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Динар стилендәге ирләр костюмы

Төбәккә карап, костюмнарның өч стиле бар: төньякта һәм көнчыгышта паннон, континенталь яки динар һәм яр буе стиле[1].

Хатын-кыз киеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатын-кыз киеменең төп элементы булып туника формасындагы күлмәк (хорв. košulja) яки итәк (хорв. skutići) тора. Күлмәк озын — тубыкка яки балтырга кадәр, шулай ук кыска — билгә кадәр һәм кыска җиңле булырга мөмкин (хорв. opleče, oplečak, яки rukavci rukavi), шул рәвешле кофтаны да хәтерләтә. Мондый күлмәкләр һәм словак, румын һәм украиннарда билгеле була. Ул төрле төстәге чигүләр яки кайма белән бизәлә. Аңа башка кием һәм бизәвечләр өстәлә:

  • Итәк (хорв. kotula),
  • Куртка (хорв. djaketa, paletun, koret)
  • Алъяпкыч (хорв. ogrnjač, pregjača) — тукылган, тегелмәгән дүрт почмаклы тукыма формасында.
  • Шарф (хорв. ubrsac)
  • Шәл (хорв. šal) — иңбашына салынып, күкрәктә бәйләп куела.
  • Җиңсез кофта-корсаж (хорв. zobun, zubun, koret, sadak) — киң уемлы һәм аппликация белән бизәлә. Салкыннарда зубун — тубыкка җиткән җиңсез кофта киелә.

Бизәкләр бик катлаулы һәм кызыл, ак, күк, алтын сары яки кара төстәге җепләр белән башкарыла.

Аксессуарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муенса, алка, беләзек һәм балдак һәм йөзекләр алтын, көмеш, сәйлән, энҗе, хәтта Адриатика мәрҗәннәреннән эшләнгән. Кайбер урыннарда алъяпкычлар һәм көмеш тәңкәләрдән (хорв. đerdan) эшләнгән муенсалар популяр булган.

Шибеник шәһәре һәм күрше авылларның үзенчәлекле бизәнү әйбере булып зур түгәрәк формадагы көмеш төймә санала.

Ир-егетләр дә, хатын-кызлар да иңбашы аша чуклы күн, бәйләнгән яки тукылган (хорв. torba) сумка асып йөри.

Ирләр киеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Күлмәк — туника кебек үк, әмма чагыштырмача кыска — янбашка яки билгә кадәр генә. Традицион күлмәк Славониядә, Сава һәм Драва елгалары арасында сакланган.
  • Ыштан (хорв. gače), аның берничә төре бар: киң һәм иркен (хорв. gače širkoke), тар һәм билле лосиналар һәм шароварлар. Баштагы ике төр ак яки ачык булмаган төскә буяла: кара, соры, ачык сары. Шароварлар, гадәттә, кара яки күк төстә була.
  • Ир-егетләр декоратив яки гади ыштан кия ала.
  • Җиңсез жилет (хорв. fermen, jačerma) — күлмәк өстеннән киелә. Постау яки тиредән эшләнә, бай итеп бизәлергә мөмкин.

Аяк киеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йон оек — йоннан бәйләнә, тубыкка кадәр җитәргә мөмкин.
  • Бьечва (хорв. bječve) — Далмациядә таралган тубыкка кадәр җиткән гетры яки оек. Кайвакыт аларның өстеннән гамаш кигәннәр.
  • Итек
  • Опанка — күн аяк киеме, дуңгыз яки бозау тиресеннән эшләнгән, өсте тире тасмалардан үрелә[2].

Баш киемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Эшләпәләр — киездән яки саламнан эшләнгән. Хорват Паннониясендә ир-атлар һәркайда кия, башка төбәкләрдә, кагыйдә буларак, көтүчеләрнең баш киеме була.
  • Башлык — кагыйдә буларак, түгәрәк формада тукымадан эшләнә һәм күн белән тышлана. Паннониядә салкын вакытта гына кияләр. Далмация һәм Динар таулыгында — ел әйләнәсенә.
  • Таҗ (хорв. vijenac) — кәләшләрнең баш киеме, таҗ яки венок рәвешендә була, күп санлы чәчәк белән бизәлә. Мондый баш киеме башка халыкларда да булуы билгеле, шул исәптән урысларда да.
  • Яулык-косынка, гадәттә, хайван яки чәчкә үрнәкләре белән бизәлгән. Кияүдәге хатын-кыз бәйли.

Прическа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ир-егет кыска чәч яки иңбашка кадәр каре йөртә. Ликада һәм Далмациянең кайбер урыннарында ирләр чәчләрен үреп йөртә. Мондый тәҗрибә күрше халыкларда — венгрларда һәм словаклардан күзәтелә. Кияүгә чыкмаган кызлар чәчләрен бер яки берничә толымга үрә, кияүдә булганнар башларын капларга тиеш. Славон хатын-кызлары үрелгән чәчләреннән катлаулы прическалар эшли, әгәр кияүдә икән, башына шәл яки яулык бәйли[3].

Тукымалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бик еш салкын булган төбәкләрдә, киемгә җиңсез йон кофталар, серб кабаницасы тибындагы плащлар, кафтаннар, толып һәм туннар кулланыла. Плащлар да постаудан тегелергә һәм ак яки кара төсләргә буялырга мөмкин. Җылы булганда ефәк кием, Динарда — җитен һәм мамык кием кулланыла[2].

Кием тегү өчен нигездә өйдә сугылган җитен (Паннон уйсулыгы), постау (Динар таулыгы) һәм ефәк (Приморье) файдаланылган.

Хорватия төбәкләре буенча аерма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Славония һәм Баранья[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Винковецта хорват киеме

Славониедә һәм Бараньеда, илнең төньяк-көнбатышында урнашкан төбәкләрдә, паннон уйсулыгындагы кием стиле хас. Ул шулай дип атала, чөнки Венгриянең (Паннония — Рим провинциясе, хәзерге Венгрия территориясендә урнашкан) көчле йогынтысы күзәтелә. Словениядә костюмнар, кагыйдә буларак, бик катлаулы, чәчкә бизәкле, чигелгән, ефәк тасма бантиклар белән бизәлгән. Бизәнү әйберләре— көмеш яки алтыннан, муенсалар энҗе һәм мәрҗәннән эшләнгән. Кием төсләре, кагыйдә буларак, ачык һәм күп төрле: бер костюмда сары, кызыл, зәңгәр, ак һәм кара төс бергә килүе мөмкин. Өс күлмәге (хорв. odnjica) туника формасында тегелгән. Алъяпкычларны завод тукымаларыннан теккәннәр. Баш киеме сыйфатында чепчик яки яулык кулланылган. Иң матур костюмнар — Славонски-Брод районында[4].

Ирләр, кагыйдә буларак, туника формасындагы ак күлмәк кия (хәл-торыштан чыгып, аны чалбар тышыннан йөртергә яки чалбар эченә кертергә мөмкиннәр) һәм ак төстәге тар һәм аурупа стилендәге ыштан кия. Күлмәк өстеннән бизәкле, чигүле жилет кияләр, ә кышын — тун, толып һәм калын пальто. Бараньеда ирләр костюмы арасында зур булмаган алъяпкыч аерылып тора. Аны чалбар белән бергә кияләр.

Сербиянең бер Воеводина атамасы белән аталган Бачка, Срем һәм Банат күрше төбәкләрендә дә шуңа охшаш костюмнар була.

Посавина һәм Подравина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Подравина һәм Пожеганың тирә — ягындагы костюмнар

Посавина һәм Подравина — Хорватиянең төньягында һәм төньяк-көнчыгышында урнашкан төбәкләр. Словакиядән аермалы, Посавинаның костюмнары артык катлаулы сурәтләргә һәм бизәкләргә бай түгел, ә гади кара-ак блузка, чалбар һәм итәктән тора. Хатын-кызлар, гадәттә, күк яки кызыл төстәге, чәчәкле ефәк шәл ябынган. Шулай ук чигүле алъяпкычлар таккан, ә аларның төсе һәм бизәкләре бик еш Посавина-Подравина костюмының төп үзенчәлеге булып тора. Ирләр кара жилет һәм кара эшләпә кия.

Подравина хатын-кызлары яулыкларны үзенчәлекле нәкыш белән эшли, алъяпкычлары ачык геометрик дизайнлы һәм чукларга бай була. Ирләрнең җиңсез кофталары, гадәттә, кызыл яки кара төстә, катлаулы бизәкле һәм чигүле.

Покупьеда (Сава кушылдыгы булган Купа елгасы үзәнендә) җитен үстерү белән шөгыльләнгәнлектән, кием күпчелек очракта җитеннән була. Бу төбәк киеме өчен алъяпкыч һәм плиссировкалы итәк хас. Плиссировка түбәндәгечә эшләнә: сулы киемдә һәр җыерчыкны кул белән бөклиләр һәм шома таш белән басалар яки очлы почмакка ышкыйлар, бастырып куялар. Тукыма тулысынча кипсә, җыерчыклар кала[4].

Посава кәләшләре чәчкәдән, сәйләннән һәм мәрҗәннән такыя кия, аның тасмалары аркага төшеп тора[4].

Меджимурье, Загорье[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Загреб тирәсендәге кием
Меджимурье костюмы

Меджимурье, Загорье илнең башкаласы Загреб кебек үк төньякта урнашкан, шунлыктан континенталь стиль йогынтысы астында кала. Континенталь Хорватия өчен гомуми алганда ак төстәге кием хас, әмма һәр төбәкнең үзенең декоратив шарфлары, шәлләре, алъяпкычлары һәм бизщнъ әйберләре бар. Бик популяр төс, бигрәк тә Загорьеда — кызыл. Ирләр һәм хатын-кызларның кызыл алъяпкычлары матур итеп, нигездә, алтын сүс белән чигелә. Хатын-кызлар кызыл, чәчәкле матур яулыктан йөри. Популярлык буенча икенче төс — кара, ул алтын яки ак чигү белән матур күренә[5].

Хатын-кызлар киеме матур итеп бизәлеп эшләнгән җиңле җитен блузкадан, итәк һәм алъяпкычтан тора. Тантаналы очракларда өчпорчмаклы итеп салынган ефәк шарф һәм мәрҗән муенса йөртелә, ә блузка өстеннән күн жилет (хорв. kožulec) киелә. Башка фатин — нечкә тишекле тукымадан тегелгән һәм төрле төстәге җепләр белән чиккән чепчик кигәннәр яки яулык ябынганнар. Башка төбәкләрдән аермалы, Загорьеда ыштаннар чагыштырмача киң түгел һәм балагы итеккә тыгыла[6].

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар шулай ук төп кием төсеннән аерылып торган билбау (хорв. tkanica) тагырга мөмкин.

Ирләр костюмының мөһим өлеше булып эшләпә тора. Ул ике төргә бүленә — шкрлак (хорв. škrlak), гөмбәз формасындагы, кызыл тасмалы, төрле төстәге җепләр белән чигелгән, ак һәм алтын җепләрдән эшләнгән кара эшләпә;традицион кара эшләпә, заманча, тасмалар, мәсәлән, Хорватия флагы төсендәге тасмалар белән бизәлгән кара фетр эшләпә(хорв. šešir),[1].

Истрия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Далматин стиле

Истрия киеменә адриатик стиль йогынты ясый.

Ирләр костюмы, кагыйдә буларак, зәңгәр, көрән яки ак төстә, славяннарныкына караганда тупасрак тукымалы чалбардан, күлмәктән һәм күн җиңсез кофтадан тора. Алар өстеннән көрән төстәге кыска йон куртка-толып (хорв. modrna) һәм җиңле, озын чикмән киелә. Аксессуардан киң ефәк билбау, кызыл яки кара бүрек, шулай ук киҗе-мамык оекбаш кулланыла.

Яр буе хатын-кызлар киң, ефәк белән чиккән яки челтәр җиңле блузка (чигү төсе төрле, кызыл — кызлар өчен, яшел — яшь хатын-кыз өчен, зәңгәр — олы яшьтәгеләр өчен), плиссировкалы итәк яки күлмәк, опанка белән оек кигән. Баш киеме, челтәр белән бизәлгән платтан тора. Аны артка диагональ буенча төреп, шпилька белән ныгытып куялар. Ике конус кебек форма килеп чыга[4]. Иңбашларына шәл һәм яулык (хорв. oplece) салалар, алар муен тирәли бәйләнә. Бизәнү әйберләреннән пыяла муенсалар һәм көмеш тәңкәләр кулланыла. Аларны күн җепләргә тезеп, муенга тагалар яки билгә бәйлиләр[7].

Лика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасыр башындагы гравюралар Лика кешесе

Лика киеме (Кордун (Посавинага тоташа) һәм Адриатик диңгезе яры арасындагы төбәк) динар һәм госман йогынтысын чагылдыра. Бу өлкә тарихы хәрби вакыйгаларга бай, нәтиҗәдә, киемнәренә Австрия хәрби формасы йогынты ясый. Сарыкчылыкның киң таралуы йон тукыманың таралуына китерә. Гадәттә, йон кызыл, кара, яшел һәм сары төсләргә буяла. Кышын суык булганлыктан, туннар һәм накидкалар ( җилкәгә салына торган җиңсез кием) таралган.

Хатын-кызлар,кагыйдә буларак, ак блузка һәм озын итәк кия. Киемнәре, нигездә, ак, кара һәм көрән тоннардан тора. Никахтагы хатын-кызлар зәңгәр күлмәктә һәм алъяпкычта йөргән, ә кияүгә чыкмаган кызлар ак төскә өстенлек бирә. Шулай ук алар геометрик үрнәкләр белән бизәлгән алъяпкыч бәйләгән. Хатын-кыз баш киеме — чигүле яки ак яулык, аны баш киеменә беркетеп куйганнар. Ювелир әйберләр: алка, беләзек һәм көмеш муенса. Муенсалар (хорв. djerdan) һәм алкалар көмештән ясала, гадәттә, Австриянең XIX гасыр тәлирләреннән (хорв. talira)[1].

Ир-ат киеменә хәрби форма зур йогынты ясый. Гадәти кием — кара төсләрдәге тар чалбар, ул киң билбау белән бәйләнә (сугыш вакытында анда корал һәм боеприпаслар йөртелгән. Шул вакытның хәтирәсе булып матурлык өчен йөртелгән госманнарның ханджар (хәнҗәр) (хор. handžar, nož)[1]махсус пычагы), ак күлмәк, кара яки соры төстәге җитен күлмәк (яки хәрбиләр өчен күк төстә) тора. Кызыл яки кара төстәге җиңсез кофталар йоннан яки күннән була. Матур буяу белән бай итеп бизәлгән яки бик гади булырга мөмкин. Зур көмеш төймәләре, гадәттә, декоратив роль уйный. Кышын бәрән йоныннан бәйләнгән кара яки күк кафтан яки накидка йөртәләр. Ирләр костюмының төп үзенчәлеге булып «Лика капасы» тора. Ул цилиндр формасындагы фетр кызыл баш киеменнән гыйбарәт. Сусар яки кама йоныннан чук куела, арттан аларга кара чуклар беркетелә. Аны, яшенә һәм социаль хәленә карамый, бөтен ир-егетләр дә кия. Ликада хорватлар гына түгел, серблар да яшәгәнлектән, хәзерге вакытта милли чыгышы буенча өске өлешенә хорват шаховница (ак-кызыл шахмат шакмагы) яки серб тәресе чигелергә мөмкин.

Аякка төрле төстәге геометрик сурәтле йон оекбаш кияләр (хорв. priglavci, nazuvci)[1]. Ликада, Хорватиянең башка төбәкләренә караганда, опанканы — урысларның поршнясына охшаш күн аяк киемен күбрәк кияләр.

Далмация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Далмация киеме
Дубровник янындагы Сребрено (итал. Breno) авылы кешесе, 1846 ел

Далмация кешеләренең киемнәре үз төбәкләре чикләрендә дә аерыла: яр буе районнары Адриатика һәм яр буе зонасы йогынтысында булса; Загора кебек билгеле эчке биләмәләр Лика һәм Герцеговина стиленә охшаш динар йогынтысын чагылдыралар.

Загора киемнәренең иң билгеле мисалларын бүгенгәчә биюгә һәм традицияләргә бай бәләкәй генә Врлик каласында күрергә була. Ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да киеме берничә махсус әйбер белән аерыла. Ирләр костюмы кара төстәге, балагы һәм кесә тирәләре чигелгән. Шулай ук корал өчен махсус күн каеш тагалар. Күлмәк өстеннән урындагы дизайн буенча чуклап тегелгән туника кияләр. Җиңсез кофтага (хорв. krožec) кызыл һәм алтын җепләр белән чигеп, сурәтләр эшләнә.

Хатын-кызлар киеме ак блузкадан, итәк яки күлмәк-туникадан тора, аның өстеннән катлаулы геометрик бизәкләр төшерелгән һәм чуклы алъяпкыч бәйләнә, шулай ук алтын җеп белән чиккән кызыл зубун (озын җиңсез кофта) киелә[4]. Бизәнү әйберләре, нигездә, сәйләннән эшләнә һәм муенга тагыла. Көмеш тәңкәләр киемгә тагыла. Кызыл фетрдан тегелгән баш киеме (хорв. bareta, crvenkapa) фәсне хәтерләтә. Баш киеменә кайвакыт, Ликадагы кебек, койрыклар тагыла, хатын-кызлар аларны павлин каурые белән бизи. Аяк киеме булып рпанка хезмәт итә. Ул кыска оек һәм озын булмаган, тубыктан түбәнрәк торган гетра белән киелә[8].

Утраулар киемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паг утравының хатын-кызлар киеме

Босния һәм Герцеговина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Томиславград ягы киемнәре

Хорватия — галстукның туган җире[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Загреб этнография музее костюмнары, экспозициясе

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • . — Т. 2.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]