Хориоидеа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хориоидеа latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Хориоидеа, яки хориоидея — күзнең чын тамырлы катлавы. Хориоидея челтәркатлауны тукландыра һәм даими таркалган күрү матдәләрен торгыза. Ул күз агы астында урнашкан.

Хориоидеа барлык имезүчеләрдә дә бар. Хориоидеаның капилляр ятагы, ягъни хориокапиллярлар, фоторецепторларны әче тудыргыч һәм туклыклы матдәләр белән турыдан түгел тәэмин итә.

Хориоидеа күзнең тамырлы тышчасының арткы өлеше булып тора һәм арткы кыска керфексыман артерияләрдән ясала.

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чын тамырлы тышча түбәндәге катламнардан тора:

  • Тамыр өсте пластинкасы (lamina suprachorioidea) — тышкы катламы, сыгылмалы тоташтыргыч тукымадан һәм тоташтыргыч тукыманың пигметлы күзәнәкләреннән ясалган.
  • Тамырлы пластинка (lamina vasculosa) — күп санлы артерия белән вена туплаган һәм алдагы катламда кебек анда сыгылмалы тоташтыргыч тукыма һәм пигметлы күзәнәкләр бар.
Караңгыда мәче күзләренең балкуы тапетум белән бәйле
  • Тапетум (лат. tapetum lucidum — яктыртучы әдрәс) — хориодеаның аерым катламы, ләкин барлык имезүчеләргә хас түгел. Аерым алганда, кешеләрдә, дуңгызларда һәм куяннарда бу катлам юк. Тапетум күзнең аскы өлешендә еш урнашкан пигментлар белән ярлы тирәлектән гыйбарәт. Бу катлам өлешчә гуанин кристаллары булган (мәс. этләрдә) янчелгән күзәнәкләрдән (мәс. ерткычларда), яки махсус тәртиптә булган тоташтыргыч тукыма җепселләреннән (мәсәлән атларда, күшәүчеләрдә) тора. Бу күзәнәкләр һәм җепселләр яктылыкның дифракциясенә һәм чагылышына китерә һәм "көзге" вазифасын үтәп, яктылыкны кабат челтәркатлауга юнәлтә. Бу эңгер-меңгер күрүне яхшыртуга китерә. Тапетум эңгер-меңгер вакытында актив яшәгән хайван төрләре өчен бик мөһим. Караңгылыкта хайван күзенә әз генә яктылык төшкәч, үзенчәлекле балкышы булу тапетум белән бәйле.
  • Тамырлы-капилляр пластинка (lamina choroidocapillaris) — юка капилляр челтәрен туплаган, челтәркатлауның тышкы катламнарын тукландыра.
  • Базаль мембрана (Брух мембранасы, lamina basalis) — турыдан-туры челтәркатлауның пигментлы катламына яндаш һәм аның белән тоташма ясый. Калынлыгы 2-4 мкм.

Авырулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чын тамырлы катлау ялкынсынуы хориоидит дип атала.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Синельников Р. Д., Синельников. Я. Р Атлас анатомии кеше 4 томда. Т. 3. — М.: Медицина, 1996. — ISBN 5-225-02723-7
  • Paul Simoens: Sehorgan, Organum visus. In: Franz-Viktor Salomon et al. (Hrsg.): Anatomie für die Tiermedizin. Enke-Verlag Stuttgart, 2. erw. Aufl. 2008, S. 579-612, ISBN 978-3-8304-1075-1
  • Buttery RG, Hinrichsen CF, Weller WL, Haight JR. How thick should a retina be? A comparative study of mammalian species with and without intraretinal vasculature. Vision Res 1991; 31: 169-187.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]