Хридайя Чайтанья Даса

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хридайя Чайтанья Даса latin yazuında])

Хридайя Чайтанья Даса, шулай ук Херман Янссенс буларак мәгълүм (1950-енче елның 10 Мартында туган), Радхадешның гыйбадәтханә президенты, Бельгия Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең Идарә Комиссиясе әгъзасы һәм җитәкчесе, Co-GBC for the Benelux,[1] һәм "Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең Башкарма Комитеты" әгъзасы булып тора.[2] Ул һәм аның хатыны Сатсварупа Даса Госваминың өйрәнчекләре булып торалар.[3] Чыгышы булып Бельгияле булып ул Амстердамның Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенә Амстердамда 1980-енче елда кушылган. Аңа ул вакытта утыз яшь булган һәм ул укытучылык эшеннән киткән булган. Хридайя Чайтанья 2002 елдан бирле GBC булып тора. Аңа кадәр ул Бенелюкс өчен хәзерге вакыт Euro-GBC-ы булган. 1980-енче елдан бирле ул Радхадешның Дюрбуи җәмәгатенең өлеше булып тора. 1986-ынчы елда ул Бельгиянең иң зур үзәктә президент булып киткән, анда традицион ипи пешерү ханәсе, Һинд бутигы, кафетерия, вегетариан ресторан, Гопинатха бакчасы һәм 2002 елның июленнан кунакханә керә. Бхактиведанта-колледж шул ук кампусның өлеше булып тора. Радхадешның рәсми исеме Maison d'hôtes Radhadesh һәм ул күренекле Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте урыны булып тора, анда киңәшмә бүлмәсе һәм белем бирү курслары бар. Радхадеш (турыдан-туры мәгънәдә "Радханың җире") Бенелюкста иң мәшһүр гыйбадәтханә һәм Европа Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең икенче иң күренекле гыйбадәтханәсе булып тора. Замок тирәли һәм эчендә турлар аның проектының иң әһәмиятле табыш чыганакларының берсе булып торалар.[4][5] Бу гыйбадәтханәнең иң әһәмиятле җәлеп итүче хасияте булып монда белем бирү семинарлары булуы тора, бу аны Европада танылган Вайшнав белем бирү үзәге итә.[6] 2008 елдан бирле ул администратор хезмәтен үти башлап ИСККОН-ның Доул проектын координацияли.[7]

Искәрмәләр һәм билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bhaktivedanta College Lays Cornerstone For New Building. ISKCON News (2007-10-18). 2009-03-17 тикшерелгән.(үле сылтама)
  2. GBC EC Response to Madhu Pandit Dasa's Peace Proposal. ISKCON News (2009-03-08). 2009-03-17 тикшерелгән.(үле сылтама)
  3. Satsvarupa dasa Goswami. Vrindavana Journal 2009. February - Part 13. GN Press. 2009-03-17 тикшерелгән.
  4. Johan Leman, Hannelore Roos, Journal of Contemporary Religion, Routledge, The Process of Growth in Krishna Consciousness and Sacredness in Belgium(үле сылтама), 11 October 2007
  5. Euro GBC. Euro Governing Body Commission. 2009-03-17 тикшерелгән.(үле сылтама)
  6. Ekstrand, Maria; Bryant, Edwin H. (2004), The Hare Krishna movement: the postcharismatic fate of a religious transplant, New York: Columbia University Press, p. 448, ISBN 0-231-12256-X, Seminars are held occasionally at various ISKCON centers and annually in Mayapur and Vrindavan, India, Gita Nagari in Pennsylvania, and Radhadesh in Belgium. 
  7. Minutes of the Euro GBC Meeting Mayapur, India, 5 March 2008. 2009-03-17 тикшерелгән.(үле сылтама)

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]