Эчтәлеккә күчү

Хуан Баутиста Мартинес дель Масо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хуан Баутиста Мартинес дель Масо latin yazuında])
Сурәт
Ватандашлык Испания
Туу датасы Ошибка Lua в Модуль:Wikidata/date на строке 409: attempt to call field 'wrapSnak' (a nil value).
Туу урыны Квенка, Кастилья-Ла-Манча, Испания[1]
Чукыну датасы 22 май 1605
Үлем датасы 10 февраль 1667(1667-02-10)[2][1]
Үлем урыны Мадрид, Испания
Ата Fernándo Martinez[d][3]
Ана Lucia del Mazo[d][3]
Ире яки хатыны Francisca de Silva Velázquez y Pacheco[d][3]
Балалар María Teresa Martínez del Mazo y Velázquez[d][3]
Һөнәр төре рәссам
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Укытучылары Франсиско Пачеко[d] һәм Diego Velaskes
Активлык урыны Мадрид[2]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Әсәрләр җыентыгы Прадо[d], Метрополитен-музей[d], Королевская академия изящных искусств Сан-Фернандо[d], Чатсуорт-хаус[d], Рейксмюсеум[d], Маурицхёйс[d], Музей истории искусств[d], Библиотека-музей Виктора Балагера[d], Эрмитаж музее[d], Даличская картинная галерея[d], Лондон милли галереясе[d], Музей изобразительных искусств[d], Палатинская галерея[d], Кингстон-Лейси[d], Музей искусств[d], Национальный музей изящных искусств[d][4], El Greco Museum[d], Музей фюрера[d], Нью-Йоркское историческое общество[d], Pollok House[d], Эпсли-хаус[d], Burrell Collection[d], Museum of John Paul II Collection[d], York Art Gallery[d] һәм Llandudno Museum[d]
Сәнгать юнәлеше барокко
Жанр пейзаж[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган bibliotecavirtualmadrid.comunidad.madrid/bvmadrid_publicacion/es/consulta_aut/registro.do?id=9910
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Juan Bautista Martínez del Mazo
 Хуан Баутиста Мартинес дель Масо Викиҗыентыкта

Хуа́н Баути́ста Марти́нес дель Ма́со (испан телендә: Juan Bautista Martínez del Mazo, 1612, Куэнка1667 елның 10 феврале, Мадрид) — барокко чоры испан рәссамы, Диего Веласкес художество мәктәбенең вәкиле һәм аның кызының ире, сарай яны рәссамы.

Тормышы һәм иҗаты

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Аның яшь еллары һәм яшьлеге турында әз мәгълүм. Әти-әнисе – Куэнка провинциясе яшәүчеләре - Эрнандо Мартинес и Лусия Буэно дель Масо. Д. Веласкес остаханәсендә өйрәнчек булганда рәссам останың кызы Франсиска де Сильва Веласкес-и-Пачеко белән таныша һәм 1633 елның 31 августында Мадрид Сант-Яго чиркәвендә аларның христиан йоласы буенча никахы була. Бу тантанада Испания короле король Испании Филипп IV һәм аның беренче министры, Гаспар де Гусман, герцог Оливарес катнаша. Шуның белән генә инде Хуан дель Масога сарай янында урын тәэмин ителгән булган. 1634 елның 23 февралендә Веласкес, король рөхсәтеннән, кызының иренә Король пулаты капкаларының сарай яны вазыйфасын тапшыра. 1643 елда Хуан дель Масо живопись остасы дәрәҗәсен ала һәм 1645 елда Хуанның бишенче баласының чукындыру буенча атасы булган тәхет варисы, Астурия принцы Бальтазар Карлосның шәхси рәссамы була. Бальтазар Карлос Хуанга төрле фламанд осталары — Йорданс, Рубенс, Пауль де Восның ау күренешләре белән тукымалар күчермәләрен ясарга куша. 1546 елда рәссам шаһзадәгә Арагонга сәяхәтендә юлдашы була. Бу сәяхәт вакытында Хуан дель Масо иң яхшы картиналарының берсе “Сарагосага юл”ны һәм шулай ук тиздән 16 яшендә үлгән яшь шаһзадәнең соңгы портретларының берсен иҗат итә. Бальтазарның үлеменнән соң король Филипп IV үзенә Хуан дель Масоны якынайта. Король хезмәтендә рәссам мәшһүр Венеция осталарының: Тинторетто, Тициан һәм Паоло Веронезе тукымаларының күчермәләрен ясый. Ул шулай ук фламанд мәктәбенең бөек осталарының, беренче чиратта Рубенс һәм Йордансның серләрен ача алган, ул шулай ук король әмере буенча аларның әсәрләренең күчермәләрен ясаган. Каенатасы Диего Веласкес белән беррәттән испан король гаиләсе әгъзаларының портретларын ясаган (“Маргарита Тереза Испанияле портреты”). Дель Масо эшләре чынлык һәм сурәтнең натурализмы, рәсем детальләре башкаруының җентеклеге белән аерылып торган. Тукымаларын сирәк имзалаган, чөнки аларның күбесе. Хуан дель Масоның картиналарының күпчелеген Мадрид Прадо музеенда Д. Веласкес әсәрләре янында күрергә була. Пейзаж һәм аучылык күренешләреннән кала ул шулай ук рәт натюрморт барлыкка китергән. 1657 елда рәссам олы кызы Инес белән Италиягә сәфәр кыла, анда Римга һәм Неапольгә зиярәт кыла. Монда ул Рим ландшафтларыннан хисләрен чагылдырган “Тит аркасы”н ясый. 1660 елда Веласкесның үлеменнән соң, 1661 елның 19 апрелендә король Филипп IV Хуан дель Масоны сарай яны рәссамы итеп билгели, ә Хуанның олы угылы Гаспар аның Король пулатының капкасының сакчысы вазыйфасын кабул итә. 1665 елда Филиппның үлеменнән соң Хуан Марианна Австрияле королевасы регентлыгы вакытында вазыйфасын саклап кала, аның иртәнге күлмәктә портретын ул 1666 елда ясый (хәзер – Лондон Милли галереясендә).

Хуан дель Масо өч мәртәбә өйләнгән булган. Аның беренче хатыны аның остазының кызы Франсиска де Сильва Веласкес-и-Пачеко (1619—1658) булган, бу никахта аларда биш бала туган. Франсиска де Сильва соңгы баласы тумышыннан соң тиздән үлгән. Соңрак Хуан Франсиска де ла Вегада өйләнә, ул аңа дүрт угыл тудыра. Нәкъ аны һәм балаларын рәссам “Рәссам гаиләсе портреты” тукымасында сурәтләгән. Франсиска де ла Вега 1665 елда үлгән. Өченче хатыны икенчесенең туганы Ана де ла Вега булган. Хуан Баутиста Мартинес дель Масоның кызларының берсе маркиза де Монтелеоне булган Мария Тереса Мартинес дель Масо-и-Веласкес (1648—1692), 1746 елда кенәз Рейсс-Кёстрицкий Генрих VI-га кияүгә чыккан Генриетта Касада де Монтелеоненың (1725—1761) карт әбисе булып XX-XXI гасырларда хөкем иткән рәт Европа монархлары: Испания королевасы София, Нидерланд королевасы Беатрикс, Швеция короле Карл XVI Густав, Бельгия короле Альберт II, Лихтенштейн кенәзе Ханс-Адам II, Люксембург Бөек герцогы Анриның нәсел башында тора.

  • López- Rey, José, Velázquez, Taschen, 1999. ISBN 3-8228-6533-8.
  • Mallory, Nina A, El Greco to Murillo: Spanish painting in the Golden Age, 1556–1700 ,Icon Editions,1990.