Хуҗа Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хуҗа Галиев latin yazuında])

Галиев Хуҗа Гали улы— сугыш һәм хезмәт ветераны.

Кыскача биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1906 елның 7 ноябрендә Сосна авылында туган. Сосна мәктәбендә башлангыч белем ала. Башта үзләренең  гаилә хуҗалыгында крестьян хезмәтен татый. Аннан соң Донбасс шахталарында ике ел күмер чаба.

1958-1940 елларда хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928-1929 елларда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач туган якларына кайта һәм 1940 елга кадәр Салавычта эшче-крестьян депутатларының авыл Советы рәисе, Балтачта хәзерләүләр конторасы директоры, район Советы башкарма комитетының сәүдә бүлеге мөдире булып эшли.

Фин сугышы һәм Бөек Ватан сугышында катнашу. Хәрби бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 елда Х.Галиевкә кабат солдат киемен кияргә туры килә—аны акфиннәргә каршы сугышка алалар. Шушы китүдән ул Бөек Ватан сугышы фронтларына кереп китә. 1944 елның көзенә кадәр Карелия фронты гаскәрләре составында катлаулы позицион сугыш операцияләрендә катнаша, авыр яралана. Госпитальләрдә озак дәваланганнан соң инвалид булып туган ягына кайта. Ватан азатлыгын саклаудагы батырлыклары өчен беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соңгы чор. Җитәкчелек эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайту белән Х.Галиевне район финанс бүлеге мөдире итеп билгелиләр. 1950 елда ул хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Шушы сугыштан соңгы авыр чорда ул әлеге постта 1954 елга кадәр эшли, район хуҗалыгын аякка бастыру өчен күп көч куя.

1954-1961 елларда башта «Кызыл мехчы», аннан соң Балтач сөт-май комбинаты директоры була.

Җәмәгать эшләре. Дәүләт бүләгенә ия булу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Х.Г.Галиев нинди генә постта эшләсә дә үзен үтә җаваплы, үзенә һәм кешеләргә карата таләпчән, принципиаль коммунист-җитәкче итеп таныта, шул сыйфатлары белән халык ихтирамын казана. Шушы олы ихтирамның чагылышы буларак, 1950 елда Татарстан АССРның Казан өлкәсе (бу чорда Татарстан АССР ике өлкәгә— Казан һәм Чистай өлкәләренә бүленә иде) югары Советына депутат булып сайлана. Күп мәртәбә хезмәт ияләре депутатларының Балтач район Советы депутаты, партиянең район комитеты әгъзасы, аның бюро әгъзасы булды. Х.Галиев лаеклы ялга чыккач та актив җәмәгать эшеннән аерылмады, хезмәт коллективларында, яшьләр арасында еш чыгышлар ясап, аларны тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Шушы хезмәтләре өчен 1975 елда хөкүмәтебез аны «Почет билгесе» ордены белән бүләкләде.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Х.Г.Галиев Балтач авылында яши. Ул районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006