Хуҗа Хәсән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хуҗа Хәсән latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хуҗа Хәсән
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кайбыч районы
Координатлар 55°22'0"N, 47°50'0"E
Беренче телгә алу 1619
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 623 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав христианнар
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды 84370
Почта индексы 422326
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Хозесаново

Хуҗа ХәсәнТатарстан Республикасының Кайбыч районындагы авыл. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге үзәге.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы Кайбыч авылыннан 26 км көнбатыштарак, Чуашстан белән чик буенда, Гөбенәнең кушылдыгы Инеш елгасы ярында урнашкан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1619 елдан билгеле.[3]

18 гасырда авыл халкы чукындырыла. 1710 елда башта авыл ике җирдә була, икесендә дә 2-3 гаилә чукындырылган. Чукынудан качып китүчеләр бүгенге Апас районы Күкшем авылын нигезли, бер өлеше хәзерге Буа районы Бик-Үти авылына күченә.[4]

Чукындырылган татарларның бабалары арасында нугайлар да булырга охшый. Хуҗа Хәсән авылында язып алынган бер риваять буенча, ул авылны Идел буе Болгарына Аксак Тимер һөҗүменнән соң хәзер Чистай төбәге нугайлары (мишәрләре) нигезләгән дип уйланыла, алар Улыби-Ульби нәселеннән була. Шул ук вакытта Казанны саклаучы нугайлар башында Улы би торуы билгеле.[5]

Авылның атамасы да беренче нигезләүче — Хуҗа Хәсән дигән кеше белән бәйле.[6][7]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 1997 2010 2011 2017
742 725 635 653 647

Авылның төп халкын татарлар — 94%, чуашлар — 5% һәм руслар — 1% тәшкил итә (2017).

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл халкы XVIII гасырга кадәр ислам динен тоткан, авылда мәчет эшләп торган. XVIII гасырда авыл халкы көчләп чукындырыла, мәчет хәзерге Яшел Үзән районы Айдар авылына күчерелә.[4]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла,[8][9] 1948 елда – җидееллык, 1962 елда – тулы булмаган урта, 1989 елдан Хуҗа Хәсән урта мәктәбе дип үзгәртелә.[3]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда Тау иле керәшен татарлары музее эшли. Мәдәният йорты, китапханә, спорт мәйданчыгы, фельдшерлык пункты бар.[3]

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халкы күбесенчә кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.