«Хыпар» газетасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Хыпар» газетасы latin yazuında])
(Хыпар битеннән юнәлтелде)
Хыпар
Tөр

көн саен чыга торган газета

Формат

А2


Нәшер итүче

«Хыпар» матбугат йорты

Мөхәрир

Алексей Леонтьев

Нигезләнгән

1906

Тел

чуаш

Төп офис

Чабаксар, Иван Яковлев проспекты, 13

Тиражы

8000


Веб-сайт: http://www.hypar.ru/

Хыпар (тат. Хәбәр) — чуаш телендә чыгучы Чуашстан республикасы газетасы. Көнгә 1 тапкыр 4 биттә дөнья күрә.

Газета Николай Никольский тарафыннан беренче чуаш телле газетасы буларак нигезләнә. Аның беренче номеры 1906 елның 8 гыйнварында Казанда чыга. 1907 елның маенда бастыру туктатыла. 1917 елда Идел буе кече милләтләр берлеге, ә аннан соң Чуаш милли җәмгыяте тарафыннан бастырыла башлый. 1921 елдан Казаннан Чабаксарга күчерелә.

Совет чорында газета «Канаш» (тат. Киңәш, 1918–37), «Чӑ­ваш коммуни» (тат. Чуаш коммунасы, 1937–52), «Коммунизм ялавĕ» (тат. Коммунизм байрагы, 1952–91) исемнәрен йөрткән. 1991 елда газетага тарихи исем кайтарыла.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]