Эчтәлеккә күчү

Хьордис Шимберг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хьордис Шимберг latin yazuında])
Хьордис Шимберг
Туган 24 апрель 1909(1909-04-24)[1][2][3]
Alnö parish[d], Сундсвалль[d], Вестерноррланд[d], Швеция[3]
Үлгән 8 сентябрь 2008(2008-09-08)[1][2][3] (99 яшь)
приход Святого Иоанна[d], Стокгольм[d], Стокгольм ләне[d], Швеция[3]
Ватандашлыгы  Швеция
Һөнәре опера җырчысы

 Хьордис Шимберг Викиҗыентыкта

Хьордис Шимберг (швед. Hjördis Schymberg, тулы исеме Hjördis Gunborg Schymberg; 1909 елгың 24 апреле2008 елның 8 сентябре) — Швед опера җырчысы (сопрано).

Швед король операсының әйдәп баручы җырчыларының берсе була, 1943 елдан Йорт җырчысы исемен йөрткән.

Хьордис Шимберг 1909 елның 24 апрелендә лен Вестерноррландта Густавсбергта туа; биш музыкаль сәләтле апаларның дүртенчесе була. Әтисе җирле урман кисү заводында эшли, ә әнисе тегүче була[4]. Аның гаиләсендә берничә музыкант була — бабасы Ларс Йоранссон һәм агасы Хеннинг Ларссон скрипачлар, ә ике туган абыйсы Йохан Рогестад — пианист һәм чиркәү музыканты.

Җырлауга, шулай ук гитара, скрипка һәм фортепианода уйнау сәләтләрен иртә күрсәтә, шуңа Хьордисны музыкаль вундеркинд дип санаганнар. Яшь чагында ул дүрт апасы белән бергә кинода төшә, шулай ук Норрландның төрле залларында һәм кафеларында классик әсәрләр башкара. Шулай ук ул Густавсберг балалар оркестры белән солистка буларак гастрольләрдә йөри. Башлангыч мәктәптә аның беренче музыка укытучысы Хенрик Самуэльссон була.

Кызга унҗиде яшь тулгач, ул Швед король музыка академиясенә гариза биргән, әмма аны кабул итмәгәннәр. Әмма Хьордисны танылган җырчы фрайхеррина Брита фон Вегезак (Brita von Vegesack, 1884—1976) күреп ала, ул аны җырларга өйрәтә. Аннары Шимберг белем алуын Йон Форселльдә Стокһольмдагы Опера мәктәбендә дәвам итә, аннан соң — Италиядә Ренато Беллинида[5] һәм Лина Паглюгида.

Хьордис Шимберг 1934 елда сәхнәдә Адольф Адамның «Nürnbergerdockan» комик операсында Берта ролендә дебют ясый. Шул ук елны ул Пуччининың «Богема»сында Юсси Бьёрлинг белән бергә чәчәкче Мими ролен башкара. Соңрак ул аның белән бергә йөз тапкырдан артык җырлый, шул исәптән 1960 елда Стокгольмдагы соңгы чыгышнында да. Тиздән Шимберг Швед король операсының әйдәп баручы сопраносы була, Копенһагенда, Осло һәм Һельсинкида даими чыгыш ясый. 1937 елда ул Ларс-Эрик Ларссонның «Кипр Принцессасы»нда төп рольне башкара. Җырчының халыкара карьерасы Икенче бөтендөнья сугышы аркасында өзелә.

Хьордис Шимберг һәм Хуго Хассло «Барлык хатын-кызлар да шулай эшли» операсында

Аның Скандинавиядән читтә беренче чыгышы 1946 елда, Лондонның Альберт-холлында Эрнест Ансерме җитәкчелегендәге оркестр белән чыгыш ясаганда, Гендель, Моцарт, Бервальд һәм Делиб әсәрләрен башкарганда була. Америкада дебюты 1947 елда Нью-Йорктагы Метрополитен-операда «Свадьба Фигаро» операсында Сюзанна ролен башкарганда була. Аннан Һаванада (1947), Риччонеда (1948) һәм Һамбургта (1953) чыгыш ясый. Аның Лондонның Ковент-Гарденда дебюты 1951 елда «Травиата» операсында Виолетта ролен башкарганда була. Ике елдан соң ул Рейкьявикка барып, Исландиядә гастрольләр үткәрә.

Карьерасы дәвамында Хьордис Шимберг барлыгы 50дән артык роль башкарган. Күп кенә чит ил опера җырчылары һәм дирижёрлары белән хезмәттәшлек итә. Төрле тавыш язу студияләрендә пластинкаларда һәм компакт-дискларда языла, радио һәм телевидениедә чыгыш ясый. Ул гастрольләр белән 1968 елга кадәр чыгыш ясавын дәвам итә, 1990 елларга кадәр җыр укытучысы булып эшли (аның укучылары арасында — Карин Лангебо) һәм 2001 елга кадәр халык алдында җырлый[6].

2008 елның 8 сентябрендә Стокгольмда вафат була[7].

Казанышлар һәм мирас

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1941 елда Litteris et Artibus медаленә лаек була. Италия теләктәшлек йолдызы ордены кавалеры (1952). 1955 елда Олоф Хёгберг премиясенә лаек була һәм 1963 елда Король музыка академиясе әгъзасы итеп сайлана.
  • 1965 елда җырчының балачак йортында Җыр институтына нигез салына. 2010 елдан Швециядә Хьордис Шимберг стипендиясе бирелә.
  • 2016 елның 30 июлендә Сундсвалль муниципалитеты тарафыннан Хьордис Шимбергка һәйкәл ачыла[8].