Хәбибулла Ибраһимов (1912)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәбибулла Ибраһимов (1912) latin yazuında])
Хәбибулла Ибраһимов
Туган 18 гыйнвар 1912(1912-01-18)
Балтач районы, Татарстан АССР
Үлгән 18 октябрь 1975(1975-10-18) (63 яшь)
Татарстан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Татарстан
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1940)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]

Хәбибулла Ибраһим улы Ибраһимов (1912 елның 18 гыйнвары, Куныр, Балтач районы, Татарстан АССР1975 елның 18 октябре, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — совет хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Берлеге каһарманы, Төньяк-Көнбатыш фронтның 7 нче армиясенең 86 нчы мотоукчылар дивизиясенең 128 нче танкка каршы дивизионы артиллерия батареясы командиры. Подполковник.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәбибулла Ибраһимов 1912 елның 18 гыйнварында Куныр авылында (хәзер — Татарстанның Балтач районы) крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар. 1940 елдан ВКП(б) әгъзасы. Җиде сыйныфны тәмамлагач, колхозда агач әзерләүдә үлчәүче булып эшли[1].

1934 елдан бирле Кызыл Армиядә. 1938 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый. 1939—1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша.

Кече лейтенант Хәбибулла Ибраһимов җитәкчелегендә 128 нче танкка каршы дивизион батареясы (Төньяк-Көнбатыш фронт, 7 нче армия, 86 нчы мотоукчылар дивизиясе) 1940 елның 3-9 мартында артиллерия уты белән Вилайоки авылы (хәзер — Ленинград өлкәсенең Выборг районының Великое посёлогы) тирәсендә пехотаның баруына уңышлы ярдәм итә, аннары Фин култыгындагы боз буенча Выборг шәһәре янындагы дошманның ныгытылган районы тылына чыга һәм дошманның ут нокталарын юк итеп, пехоталарга бу шәһәрне яулап алуга булыша[1].

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1940 елның 21 мартындагы Указы белән «фин ак гвардиясенә каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгән һәм шул ук вакытта батырлык күрсәткән өчен» кече лейтенант Хәбибулла Ибраһимовка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

Бөек Ватан сугышы елларында Хәбибулла Ибраһимов бронепоездлар отряды белән җитәкчелек итә, үзйөрешле-артиллерия полкы командиры урынбасары була. 1943 елда — офицерлар составын камилләштерү курсларын, ә 1947 елда Югары офицер бронетанк мәктәбен тәмамлый.

1958 елдан подполковник Ибраһимов запаста. Казан шәһәрендә яшәгән. 1975 елның 18 октябрендә вафат була. Татарстанның Балтач районының Куныр авылында җирләнгән[1].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Балтач районының Куныр урта мәктәбе бинасында Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан Хәбибулла Ибраһимов истәлегенә мемориаль такта куелган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Хәбибулла Ибраһимов «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
  2. Ибрагимов Хабибулла Ибрагимович. Орден Отечественной войны I степени «Подвиг народа» сайтында

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]