Роза Хәбибуллина (1934)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Хәбибуллина (1934) latin yazuında])
(Хәбибуллина Роза Шакир кызы битеннән юнәлтелде)
Җенес хатын-кыз
Туу датасы 11 ноябрь 1934(1934-11-11)[1] (89 яшь)
Туу урыны Әмәкәй, Мөслим районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]
Һөнәр төре укытучы, китапханәче, язучы
Эш урыны Мөслим лицее һәм Татарстанның Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге
Әлма-матер Мөслим лицее һәм Алабуга дәүләт педагогика университеты
Әгъзалык Татарстан язучылар берлеге
Бүләкләр

Хәбибуллина Роза Шакир кызы 1934 нче елның 11 ноябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында укытучылар гаиләсендә туа.

1949 нчы елда Минзәлә районы Бикбау җидееллык мәктәбен, 1953 нче елда Мәслим урта мәктәбен, 1959 нчы елда Алабуга дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1959-1990 нчы елларда Мөслим урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

1980 нче елда “РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбиятны яхшы белгән, күп укыган, дөнья әдәбияты һәм сәнгате белән таныш укытучы балаларга тирән белем бирә, әхлаклы итеп тәрбияли, укучыларгында туган җиргә, аның кешеләренә мәхәббәт, кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияли.

Роза Хабибуллинаның хезмәте югары бәяләнә: Татарстан мәгариф министрының, Комсомол обкомының, СССР Мәгариф министрының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

1982 елда, конкурста җиңеп, Ереванда үткәрелгән Бөтенсоюз педагогик укуларда балаларда әхлак тәрбиясе турында үз тәҗрибәсе турында чыгыш ясый һәм СССР Мәгариф министрының дипломына лаек була.

1982 елда “Укытучы- методист” исемен ала.

Тәрбия темасына язылган мәкаләләре “Совет мәктәбе”, “Семья и школа” журналларында “Татарстан яшьләре” газетасында басылып чыга.

1988 нче елда “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.

1993-2003 нче елларда Республика медицина үзәге китапханәсенең Мөслим хастаханәсендәге филиалында китапханәче булып эшли.

90 нчы елларда күп очерк, хикәяләре “Авыл утлары” газетасында басыла. 2003 нче елда “Казан утлары” җурналында,“ Яшьлегем серләре” дигән повесте басылып чыга.

Шул вакыттан алып соңгы ун ел эчендә Роза Хәбибуллинаның “Миләш тәме”, “Чишмә башы”, “Калморза”, “Бурычка тугрылык”, “Зәйтүн илендә”, “Минзәлә тоткыны”, “Йосылу” дигән повестьлары, “Балачак утравы” автобиографик новеллалары, “Мулла килене” исемле романы басылып чыкты. Автор күп конкурсларда катнашып, җиңүләргә иреште: “Назлыгөл” дигән  хикәясе “Рухият” фонды оештырган конкурс дипломына лаек булды. 2010, 2011, 2012 нче “Россиянең пенсионерлар союзы” үткәргән әдәби конкурсларда катнашып, дипломнарга лаек булды. 2012 нче елда “Минем университетларым” дигән очеркы республика буенча беренче дәрәҗәдәге дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

2013 нче елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

2013 нче елда Татарстан мәдәният министрының мактау кәгазе белән бүләкләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Татар Википедиясе — 2003.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]