Закир Хәбипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Закир Хәбипов latin yazuında])
(Хәбипов Закир Зәки улы битеннән юнәлтелде)
Хәбипов Закир Зәки улы

Хәбипов Закир Зәки улы (1924) — Ормышлы, Лениногорск районы, ТАССР, ике Дан ордены кавалеры, өлкән разведчик.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәбипов Закир Зәки улы 1924 елда Шөгер районы Ормышлы авылында крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Авыл мәктәбендә белем ала. 18 яше тулгач, 1942 елда сугышка алына. Украина фронтына эләгә. Разведчик булып хезмәт итә.

1944 елның апрель аенда Закир Хәбипов Румыния өчен барган каты сугышларда катнаша. Яссы шәһәрен азат иткәндә, дошман танклары һәм пехотасына каршы сугыша.  Ике танк юк ителә, дошман атакасы туктатыла. Бейчений авылы тирәсендә дошман танклары күзәтү пунктына килеп җитүләренә карамастан, ул батарея утына дөрес юнәлеш бирүдән туктамый. Нәтиҗәдә, дошманның бер танкы һәм 2 взвод пехотасы юк ителә. 1944 елның 14 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Закир Хәбипов өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1945 елның 15 апрелендә Чехословакиянең Трош  авылы янында барган сугышларда дошманның ату нокталарын дөрес билгели, безнең гаскәрләргә алга барырга юл ачуда катнаша. 21нче апрельдә Троппау шәһәре районында Хәбипов Закир пехота белән хәрәкәт итеп, җиде немец солдатын юк итә һәм икесен әсирлеккә ала. Күрсәткән батырлыклары өчен ул икенче дәрәҗә Дан орденына лаек була.

1947  елда туган авылына  әйләнеп кайта. Авылдашлары  тарафыннан авыл советы рәисе итеп сайлана. Авыл мәдәниятен үстерүдә актив катнаша: агачтан курчаклар кисеп, спектакльләр куя. 1948 елда Тукмак авылы кызы белән гаилә кора. 1949 елда кызы Гөлия дөньяга килә. Шул ук елда гаиләсе белән төзелә генә башлаган Әлмәт шәһәренә күченә. Закир Зәки улы Хәбипов Әлмәт шәһәренең интернат- мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшли башлый.  Тәрбиягә авыр бирелүче балаларга хезмәт дәресләре укыта,  аларны зур тормышка әзерли. Лаеклы ялга интернат- мәктәптән чыга.  Умартачылык белән шөгыльләнә .                                            

Закир Зәки улы Хәбипов 1997 елның 23 мартында вафат була, Әлмәттә җирләнә.      

Әлмәт шәһәре военкоматы чыганаклары буенча ул өч Дан ордены белән бүләкләнгән, әмма бу бүгенге көнгә кадәр расланмаган.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. II дәрәҗә Дан ордены

2. III дәрәҗә Дан ордены

3. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]