Хәбирә Насыйрия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәбирә Насыйрия latin yazuında])
Хәбирә Насыйрия
Туган телдә исем Хәбирә Габделкави кызы Насыйрия
Туган 1882(1882)
Үлгән 1912(1912)
Һөнәре галимә

Хәбирә Габделкави кызы Насыйриятатар галимәсе, Каюм Насыйриның мәгърифәтчелек эшен дәвам итүче.

Гыйльми һәм иҗат эше белән әле Каюм Насыйри исән булган чакта шөгыльләнә башлый. Аның татар телендә кулланыла торган гарәп, фарсы һәм төрки сүзләр сүзлеге («Фарси, гарәби һәм төрки лөгате») 1902 елда басылып чыга (ул Каюм Насыйри тәэсире һәм җитәкчелеге нәтиҗәсендә барлыкка килә, дип санала).

Хәбирә Насыйрия төзегән икенче китап 1904 елда басыла. Бу китап халык телендә язылган реалистик новеллалардан һәм хикәяләрдән гыйбарәт. Ул шулай ук Каюм Насыйри хезмәтләре үрнәгендә төзелгән.

Галимә бик яшьли, 1912 елда якты дөнья белән хушлаша.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]