Хәбри күле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәбри күле latin yazuında])
Хәбри күле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Биектау районы һәм Татарстан
Озынлык 170 метр
Вертикаль тирәнлек 1 метр
Карта

Хәбри күле (рус. Хабри) — Татарстан Республикасының Биектау районы Каракүл авылыннан 2,2 км көнбаештарак, Ашыт һәм Пөтке елгалары субүлемендә урнашкан .[1][2]

Гидрология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күл Биектау районында Пөтке елгасы бассейнында урнашкан. Күлдә су күләме якынча 7мең м3. Озынлыгы 170 м, киңлеге 70 м. Уртача тирәнлеге якынча 1 м, иң зур тирәнлеге 1,3 м. Су көзгесе мәйданы 0,68 га. Күлдә суның үтә күренсәлелеге 0.5 м.[3] Күл суының тибы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы, йомшак, уртача болганчык, җиңелчә минеральләшкән. Үтә күренмәлелеге 50 см.[1] Су кимәле диңгез өсте биеклегеннән 152 метр биекләктә.[4]

Геология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күл килеп чыгышы турында карст процесслары нитижәсендәхасил булган дигән фикерләр бар. Су өсте сузынкы формада. Күлнең яры көнбатыш яктан яры берникадәр күтәренке, катнаш урман белән капланган. Күбесенчә җир асты сулары исәбенә тотрыклы туена.[1]

Ял итү урыны буларак файдаланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Онлайн - энциклопедия Tatarica
  2. Картография, archived from the original on 2020-05-26, retrieved 2021-03-12 
  3. Справочник водных ресурсов
  4. Лист карты O-39-134-Г-б — ФГУП «ГОСГИСЦЕНТР»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]