Хәдичә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәдичә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хәдичә
Туган 555?
Үлгән 619(0619)
Мәдинә

Хәдичә, тулы атамасы — Хәдичә бинт Хөвәйлид бин Асад бин Әбд әл-Узза бин Көсәйй бин Киләб, (гарәп. خديجة بنت خويلد‎, 555?619) — Мәккә шәһәренең иң данлыклы Мөхәммәт пәйгамбәр хатыны булган һәм чыгышы белән көрәиш кабиләсеннән була. Әле гарәбләрнең изге шәһәре Мәккәгә Йеменнан җибәрелгән Әбрахә һөҗүм ясаган вакытта, (тарихта ул «Бөек фил» елы дип калган) Хәдичәнең атасы Хувайлид бин Асад һөҗүмгә каршы торучы гаскәрләрнең башлыгы булган.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә тарихы

Хәдичә, тулы атамасы — Хәдичә бинт Хөвәйлид бин Асад бин Әбд әл-Узза бин Көсәйй бин Киләб, Мәккә шәһәренең иң данлыклы хатын-кызы булган һәм чыгышы белән көрәиш кабиләсеннән була. Әле гарәбләрнең изге шәһәре Мәккәгә Йеменнан җибәрелгән Әбрахә һөҗүм ясаган вакытта, (тарихта ул «Бөек фил» елы дип калган) Хәдичәнең атасы Хувайлид бин Асад һөҗүмгә каршы торучы гаскәрләрнең башлыгы булган.

Күренекле Британия тарихчысы сэр Уильям Мьюир, Бу «көрәеш ледие» үзенең байлыгы белән дә дан тоткан дип белдерә. Кайбер тарихчылар әйткәнчә, Мәккә кәрваннары юлга кузгалган вакытта, Хәдичәнең товарлары бөтен көрәеш сәүдәгәрләрнең товарларын кушсаң да, барыбер артык була торган дип раслый. Иң мөһиме ул үз байлыгын хак юл белән тапкан, ришвәттән азат булган сәүдә алып барган. Монда гаҗәпләнәсе дә юк: чөнки аның кушаматы Таһирә гарәбчәдән «Чиста» дигәнне аңлаткан һәм гомер буе бу исем аңа зур вазифа йөкләгән.

Җәһилият заманы хатын-кызларга, бигрәк тә инде эшкуар ханымнарга уңай булмаган, әмма бернәсәгә дә карамый, көчле рухлы Хәдичә уңышлы сәүдә алып барган.

Кәрваннар өчен Хәдичә чын, әхлаклы озатып баручы ир-атларны барлаган. Шул ир-атлар аның исеменнән ерак Сүрия һәм Йемен дәүләтләрендә эш алып барган. Нәкъ мнә шул сәбәпле, Хәдичә Аллаһы Тәгаләнең рәсүле белән таныша да инде.

Исламга кадәрге чорда да Хәдичә беркайчан да потларга табынмаган. Моңа бер яклап аларның нәселләрендә гадәти булмаган Барака бин Нуфайл исемле кеше этәргеч була.

Иртә христиан идеологиясе артыннан баручы, төрле дини догмаларга чуммаган монарх һәм Инҗилне гарәп теленә тәрҗемә иткән кеше була ул. Соңыннан исә менә шул Барака Мөхәммәдтә (с.г.в.) Аллаһының рәсүлен танып ала. Варака һәм Хәдичәгә охшаган кешеләрне Мәккәдә бармак белән генә санарлык була.

Бервакыт Хәдичә Сүриягә бара торган чираттагы кәрванны әзерләп куя. Гадәттәгечә, аңа кәрванны озатып баручы намуслы кеше кирәк була. Менә шул чорларда Мөхәммәд кабиләсе — һашимиләр матди авырлыклар кичергән була.

Ыру башлыгы һәм киләчәк пәйгамбәрнең абзые Әбу Талиб бервакыт үзенең бертуганының улына: «Мин бай кеше түгел, безнең өчен авыр вакытлар җитте, бу еллар безне тәмам ачыктырды, акча да, мал да калмады».

Хәдичә безнең ырудан кешеләр яллый һәм алар ахырда матди яктан буш калмый. Әгәр дә ул сине эшкә чакыра икән, үзеңнең булдыклылыгыңны күрсәт», — дигән.

Әмма тыйнак Мөхәммәд (с.г.в.) көчләп тагылудан баш тарта һәм кәрванны Хәдичәдән махсус чакыру булган очракта гына саклап барачагын, чакыра икән, шул очраклы гына риза булачак икәнен белдерә. Кайбер авторлар, Әбү Бәкр алдан ук Мөхәммәдне эшкә урнаштырыр ниятеннән Хәдичә белән сөйләшеп куйган дип бара.

Мөхәммәд (с.г.в) белән бергә аның ярдәмчесе һәм хисапчысы булып Хәдичәнең хезмәтчесе Мәйсәрә дә бара. Үзенең турыдан-туры вазифасыннан тыш, Мәйсәрә тәҗрибәсез Мөхәммәдне күзәтеп һәм юнәлтеп барырга да тиеш була. Шунысын да истән чыгармаска кирәк, бу аның беренче мөстәкыйль сәүдә белән чыккан сәфәре була.

Аның барышында, Мөхәммәднең оста итеп эш алып барганын, холкын, инсафлыгын, тәкъвалыгын, шулай ук аның белән булган могҗизаларны күреп ( ике фәрештә аны эсселектән канаты белән каплый) Мәйсәрә соклана. Алар Мәккәгә кире кайткач, Мәйсәрә күргәннәрен Хәдичәгә сөйләп бирә.

Бу юлы ике мәртәбә артык кергән табыш Мәйсәрәнең сүзләренә дәлил булды. Бу үз чиратында Аллаһ Тәгалә тарафыннан Мөхәммәткә карата ихтирам хисе генә түгел, ә чын сөю хисе дә уятты.

Хәзер эш-куар лединың уйлары бары тик Мөхәммәдтә генә була. Ничек беренче адымны ясарга соң? Монда да Хәдичәнең табигый акылы һәм зирәклеге ярдәмгә килде. Ул аның янына үзенең ахирәтен Нәфсәне җибәрә.

Нәфсә:

- Сиңа өйләнергә нәрсә комачаулый?

- Минем калым түләр хәлем юк.

- Әгәр дә сине матурлыкка, мул тормышка чакырсалар?

- Кем?

- Хәдичә.

- Моны ничек җайларга соң?

- Мин барысын да үз өстемә алам.

Мөхәммәттән уңай җавап алып кайтып, Нәфсә, Хәдичәне бик каты шатландыра.

Тиз арада Мөхәммәднең абзыйлары Әбү Талиб һәм Хәмзә Амр Асад янына Хәдичәнең кулын сорап киләләр. Ул калымга 20 дөя һәм бирнә түли. Ул вакытта Хәдичәгә — 40, Мөхәммәдкә — 25 яшь була.

Абруйлы көрәешлеләр данлыклы тол хатынны бер генә мәртәбә димләгәннәр. Әмма ул, аңардан аларга бары тик акча гына кирәклеген бик яхшы сизгән. Бары тик Аллаһ илчесендә генә Хәдичә үзен чын мәгънәсендә яратырлык шәхесне күрә.

Кияүгә чыгу белән Хәдичә булган мал-мөлкәтен иренә бирә, әмма шәригать буенча үз капиталы белән үзе идарә итәргә тулы хокуклы була. Хәдичә тормыш иптәшенең тормышын һәрьяклап бизәргә тырышкан, сәүдә эшләрендә ярдәм иткән. Ул исән чагында, Мөхәммәд (с.г.в) башка хатын алмаган.

Мөхәммәднең һәм Хәдичәнең гаилә тормышы тыныч һәм тигез узган. Кайчакта Аллаһның булачак илчесе Хира дип аталган тау куышында читләшергә яраткан була.

Менә чираттагы Хира куышлыгында утырып уйлану вакытында Мөхәммәд Аллаһтан беренче ачыш ала һәм үзенә бөек эш тапшырылганын аңлый. Беренче тапкыр ул шул тиклем какшый һәм Хәдичә янына кайтып сыена. Дер-дер килеп, ул хатынына «мине төрегез» дип әйтә.

«Әй Әбу әл-Касыйм, син кайда булдың», — дип сорый ул аңардан. Аллаһ белән ант итәм, мин синең артыңнан кешеләр дә җибәрдем инде. Алар Мәккәгә җиткәннәр дә, кире әйләнеп кайтырга булганнар. Ул тормыш иптәшенә ниләр күргәнен сөйләп бирә. «Куан һәм чынык!» Аннары ул Варака бин Науфалу янына китә һәм ул, үз чиратында Мөхәммәдтә булачак рәсүлне танып ала.

Хәдичә Мөхәммәдкә ышанган беренче хатын-кыз була. Киләчәктә аңа ислам диненең таралуында әһәмиятле урын алырга насыйп була: ул Пәйгамбәренең күңелен күтәргән, ярдәм иткән. Ул кәферләренң бәлаләр ягуын, каршылыкларын беренчедән үз өстенә алган. Ибн Хишама сүзләренчә, Пәйгамбәр Хәдичәгә карата көчле мәхәббәт хисе күрсәткән, ихтирам иткән һәм һәрвакытта да киңәшләшеп торган. Хәдичә исә Мөхәммәдкә лаеклы киңәшче хатын булган.

Тиздән арасында булган авырлыклар өстенә, гаилә эчендә, ислам динен тарату белән бәйле булган авырлыклар да башлана. Көрәешләр ислам дине белән генә чикләнмичә, һашимилар нәселенә, гомумән Абдал-Мотталиб ыруына бәйләнә башлыйлар. .Бернинди дә вакытлыча килешүләргә, яклауларга юл бирмәскә карар итәләр һәм бу килешү кәгазе Кәгъбә гыйбадәтханәсе эченә эленеп куела.

Мәккә мөселманнары ике тау арасындагы куышлыклар арасына китә. Каршылык өч көн буена дәвам итә. Хәдичә барлык авырлыкларга түзә, ярлы мөселманнарга малын өләшә. Шулай ук, әлегә ислам динен кабул итмәгән абыйсының улы Хәким бин Хизам мөселманнарга булышкан була. Блокада Хәдичәнең тырышлыклары ярдәмендә өзелә.

Кызганыч ул үзе беренче мөселманнар өммәтенең җиңүләрен күрә алмыйча бизгәк тоту авыруыннан җан тәслим кыла. 10 ел буена ул Мөхәммәд Пәйгамбәр янында була, ислам динен таратуда үзенең байлыгын, малын кызганмыйчасарыф итә.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәдичә Мөхәммәт пәйгамбәрнең иң яраткан хатыны гына түгел аның иң якын киңәшчеседә була. Хәдичә Мөхәммәт пәйгамбәрнең барлык баларының анасы була, искәрмә булып Ибрахим гына була , хезмәтчеләре Мария тапкан. Хәдичә һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең балалары: Дети Хадиджи и Мухаммеда:

Башка бик күп мәгълүматлар буенча аларның тагын малайлары була, ләкин алар балачакта үлеп китәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]