Хәдичә Ямашева
Хәдичә Ямашева | |
---|---|
Туган | 1881 Чистай, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | сентябрь 1950 Эстәрлетамак, Абан районы, Красноярск крае, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Эстәрлетамак |
Җефет | Хөсәен Ямашев һәм Вәлитхан Таначев |
Хәдичә Ямашева (Хәдичә Зариф кызы Ямашева (кыз фамилиясе Бадәмшина, икенче ире буенча Таначева), 1881, Чистай, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе — сентябрь 1950, Эстәрлетамак, Абан районы, Красноярск крае, РСФСР, СССР) — инкыйлаб хәрәкәтендә катнашучы, табибә. Ире Хөсәен Ямашев белән бергә «Урал» гәҗитен нәшер итә, аның рәсми мөхәррире була. 1912-1937 елларда Казанда, Мәскәүдә һәм Урта Азиядә теш табибәсе. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917-1918).
1939 елда «инкыйлабка каршы оешма әгъзасы» дип 8 ел лагерьгә (Ухтижемлаг) хөкем ителә. 1949 елда кабат кулга алынып, сөргенгә хөкем ителә; сөргендә вафат була. Кабере Эстәрлетамак авылы зиратында.[1]
1957 елның 7 декабрендә аклана.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мәхмүтфуат Туктаров (җиян)
- Гариф Бадәмшин (абзый)
- Үзбәк Богданович (бертуганның оныгы)
Җиян (баш. ейән, үзб. җиян, сах. сиэн) — урысча: племянник[2].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://moyaokruga.ru/krasnoeznamia/Articles.aspx?articleId=82571
- ↑ Рифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К.:ТКН, 2001, 72нче биттә. ISBN 5-298-01004-0