Эчтәлеккә күчү

Хәерби

55°33′36″ с. ш. 49°19′13″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәерби latin yazuında])
Хәерби
Рәсми исем Хәерби
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Кирбинское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Кирбинское сельское поселение[d][1]
Халык саны 828 (2022)[2]
Мәйдан 3,5072 км²
Почта индексы 422622
Җирле телефон коды 84378
Карта

Хәерби авылы мәчете

Хәерби (рус. Кирби) — Лаеш районында Мишә елгасыннан 3 км читтә урнашкан авыл. Казан тимер юл станциясеннән 32 км ераклыкта. Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. XX гасыр башында Хәербидә мәчет, мәдрәсә эшли. Авылда җил тегермәне һәм 6 вак-төяк сату кибете була. Бу вакытта авыл җәмәгатенең имана җире 1857 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Казан губернасы Лаеш өязенең Астрахановский волостенә (үзәге Нармонка авылы) кергән. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 14.02.1927 елдан Лаеш, 4.08.1938 елдан Сталбишчы, 26.03.1959 елдан Лаеш, 1.02.1963 елдан Питрәч, 12.01.1965 елдан Лаеш районнарына кергән.

Хәерби Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 29 чакрым, ә район үзәге Лаештан төньяк-көнбатышка таба 23 чакрым ераклыкта урнашкан[3].

Халык саны 2002 елда 812 кеше (татарлар). Халыкның төп шөгыле — кырчылык, мөгезле эре терлек асрау һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. XVIII–XIX гасырларда халкы дәүләт крестьяннары категориясенә кергән, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Халык саны: 1782 елда — 123 ир заты, 1859 елда — 254, 1897 елда — 1002, 1908 елда — 1227, 1920 елда — 1430, 1926 елда — 1549, 1949 елда — 1389, 1958 елда — 1342, 1970 елда — 1155, 1979 елда — 934, 1989 елда — 784 кеше.


2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 1053 кеше яши[4], шул исәптән: татарлар — 91,17%, урыслар — 6,46%, башка халыклар — 2,18%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,19%[4].

2003 елның 2 сентябрендә авылда яңа 160 урынлы урта мәктәп ачыла. Мәктәп 1934 елга кадәр Хәербидә башлангыч мәктәп кенә эшләп килгән. 1934 елда 5 нче сыйныф ачылган џәм 1936 елда Хәерби мәктәбенең беренче чыгарылышы булган. 1932 елда пионер оешмасы төзелә. Мәктәптә беренче пионервожатый булып Яушыйк авылыннан Әхтәмов Каюм абый эшләгән (Бөек Ватан сугышында џәлак булган). Әхтәм абыйның кызы – Фирдәвес Әхтәмова – Татар Дәүләт Академия театры артисткасы – үз вакытында безнең пионерлар белән элемтәдә дә торды.

Хәерби авылы мәчете

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Төп мәкалә: Хәерби мәчете

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1913-12-19 Фәрит Яруллин Мәскәү дәүләт консерваториясе композитор 1943-10-17 Новая Тухинь
1952-04-07 Гөлнара Зиннәтуллина журналист Татарстан (телерадиокомпания) 2020-09-08 Казан
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. Генеральный план Кирбинского сельского поселения
  3. Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
  4. 4,0 4,1 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.