Хәзинә (газета, Татнефть)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәзинә (газета, Татнефть) latin yazuında])
«Хәзинә»

«Татнефть» логотибы
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

А 3


Нәшер итүче

«Татнефть» АҖ

Баш мөхәрир

И. К. Мингәрәев

Нигезләнгән

1994

Тел

татар

Төп офис

ТР, Әлмәт, Заслонов ур., 20, 402нче офис.

Тиражы

12 408 (2019)

«Хәзинә»В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан татар телендә нәшер ителүче атналык корпоратив газета [1]. 1994 елның 1 гыйнварыннан, 4 полосалы булып чыга. «Хәзинә» — РФ нефть ширкәтләре нәшер итә торган гаммәви мәгълүмат чаралары арасында бердәнбер милли телдәге газета. Әлеге басма «Татнефть» хезмәт коллективы тормышы һәм эшчәнлегенең актуаль аспектларын ача, тармакның күренекле кешеләре турында сөйли, нефтьле төбәкнең мәдәни яңалыклары белән таныштырып бара.

Баш мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Басмада Әлмәт төбәге мәдәниятенә багышланган язмаларга зур урын бирелә. Чыга башлаган көненнән алып, үз тирәсенә танылган язучылар һәм журналистларын җәлеп итә. Күренекле шагыйрь һәм әдипләрнең (Гамил Афзал, Әдип Маликов, Миргазиян Юныс, Дамир Гарифуллин, Клара Булатова, Энҗе Мөэминова, Искәндәр Гыйләҗев, Әсгать Сәлах, Гөлзада Әхтәмова һ. б.) һәм яңа буын каләм ияләренең (Н. Сабирҗанова, Р. Шәехова, Л. Янәева, Р. Ахунҗанова, Р. Габделхакова һ. б.) яңа әсәрләрен биреп бара. Нефтьле төбәк мәдәнияте үсешенә өлеш кертүче шәхесләрнең иҗаты һәм биографиясе белән таныштыра. Район һәм шәһәрнең мәдәният һәм сәнгать оешмалары эшчәнлеге турында сөйли. Тәрбия һәм әхлак мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләр зур кызыксыну белән кабул ителә. Нур Әхмәдиев тәкъдиме белән «Ядкәр» әдәби кушымтасы бирелеп барыла. 2010 елда Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре язылуга 100 ел тулуга карата газета укучылар арасында әдәби бәйге оештырыла.

Бәяләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Татнефть»нең массакүләм мәгълүмат чаралары («Нефтяные вести», «Хәзинә» газеталары, «Нефть и жизнь» журналы, «Время Татнефти» телестудиясе, шулай ук «Татнефть» компанияләр төркеменең 14 күп тиражлы газетасы, «Нефтяная газета» электрон басмасы) хезмәткәрләргә, халыкка һәм җәмәгатьчелеккә мәгълүмат җиткерүнең төп чыганагы булып тора, аларның материаллары кирәкле һәм актуаль булып кала. Корпоратив массакүләм мәгълүмат чараларының бердәм һәм оператив эшләве Компаниянең үзендә һәм аның тирәсендә уңайлы тирәлек тудыруда, аның уңай имиджын һәм эшлекле абруен саклап калуда зур роль уйный, төркем предприятиеләре технологияләрен һәм продукциясен алга җибәрүдә ярдәм күрсәтә[3]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1999 — тармак буенча һөнәри берлекләр эшчәнлеген яктырту бәйгесендә җиңүче
  • «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчесе — «корпоратив ММЧлар» номинациясендә
  • «Кеше һәм табигать» республика бәйгесе җиңүчесе — «җитештерү берләшмәләре ММЧлары» номинациясендә
  • 2004 — газета хезмәткәре Наилә Ганиева — «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчесе — «Журналистикада исем» номинациясендә
  • 2006 — газета хезмәткәре Ләйсән Кәшфиева — «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчесе — «Журналистикада исем» номинациясендә
  • 2010 — штаттан тыш хәбәрче Н. Шәрәпов (Баулы) — «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчесе — «Шәрәф һәм хөрмәт» номинациясендә

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Минаева Л. Исемендә — җисеме. «Әлмәт таңнары», 2014 ел, 7 гыйнвар.
  • Абзалова Г. «Хәзинә» — чын хәзинә. Китапта: Моя «Татнефть». К.: Рухият, 2010.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]