Гайнанша Хәйдәршин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гайнанша Хәйдәршин latin yazuında])
(Хәйдәршин Гайнанша битеннән юнәлтелде)
Гайнанша Хәйдәршин
Туган 23 гыйнвар 1911(1911-01-23)
Байгуҗа, Яңавыл районы
Үлгән 3 декабрь 2006(2006-12-03) (95 яшь)
Байгуҗа, Яңавыл районы, Башкортстан, Россия
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
Хәрби дәрәҗә кызылармияче[d]

Гайнанша Хәйдәр улы Хәйдәршин (1911 елның 5 феврале, Байгуҗа2006 елның 3 декабре, Байгуҗа, Яңавыл районы, Башкортстан, Россия) — 117 нче гвардия аерым сапёр батальоны бүлекчәсе командиры (Дала фронты, 37 нче армия, 110 нчы гвардия укчылар дивизиясе), гвардия кызылармеецы, Советлар Берлеге каһарманы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайнанша Хәйдәршин 1911 елның 5 февралендә Яңавыл районының Байгуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар. Башлангыч белем ала. 1944 елдан СБКФ әгъзасы. Сугышка кадәр Пермь шәһәрендә колхозда, пристаньда эшли[1].

1941 елда Украин ССРның Киев шәһәренең Дарницкий район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына.

Сапёрлар курсларында укыганнан соң Ерак Көнчыгышка җибәрелә. 1942 елның февралендә аларны фронт сызыгына күчерәләр. Кавказдагы сугышларда беренче сугышчан бүләген — «Батырлык өчен» медален ала.

117 нче гвардия аерым сапёр батальонының (Дала фронты, 37 нче армия, 110 нчы гвардия укчылар дивизиясе) бүлекчәсе командиры рядовой Гайнанша Хәйдәршин 1943 елның 9 октябрендә Кременчуг шәһәреннән көньяктарак Дериевка авылы янында Днепр елгасын кичкәндә аерылып тора.

1943 елның 9 октябрендә Днепр елгасын кичкәндә дошманның атуы астында көймәдә сугышчыларны, сугыш техникасын һәм сугыш әйберләрен ташып, 27 тапкыр елга аша чыга. Соңгы рейс ясаганда көймә мина кыйпылчыгы белән тишелә һәм бата башлый. Гайнанша Хәйдәршин аны йөздереп калдыра ала һәм йөкне елганың көнбатыш ярына җиткезә[1].

177.0 биеклектәге плацдармда сугышларда катнашып, ул дошман танкын зарарлый.

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге Указы белән Днепрны кичкәндә командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгән һәм батырлык күрсәткән өчен Гайнанша Хәйдәршинга Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә[1].

1944 елның февралендә Гайнанша Хәйдәршин демобилизацияләнә. Яңавыл районының Фрунзе исемендәге колхозда Байгуҗа авыл җирлеге рәисе булып эшли. 2006 елның 3 декабрендә вафат була, Байгуҗа авылында җирләнгән[1].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гайнанша Хәйдәршин һәйкәл Байгуҗа урта мәктәбе ишегалдында гранит постаментка куелган[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Гайнанша Хәйдәршин «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә
  2. Хайдаршин Гайнанша Хайдаршинович. Герой Советского Союза «Подвиг народа» сайтында
  3. Хайдаршин Гайнанша Хайдаршинович. Орден Отечественной войны I степени «Подвиг народа» сайтында
  4. Хайдаршин Гайнанша Хайдаршинович. Орден Красной Звезды «Подвиг народа» сайтында
  5. Хайдаршин Гайнанша Хайдаршинович. Медаль «За отвагу» «Подвиг народа» сайтында
  6. Наш герой

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]