Үзе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үзе latin yazuında])
(Хәйдәр Сәлимов битеннән юнәлтелде)
Хәйдәр Сәлимов
Туган 1884(1884)
РИ, Самар губернасы, Ставрополь өязе (Самар губернасы), Мукшы Күле
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Һөнәре журналист, шагыйрь

Үзе (чын исем-фамилиясе Хәйдәр Сәлимов, 1884 ел, Самар губернасы, Ставрополь өязе, Мукшы Күле — билгесез) — укытучы, журналист, сатирик шагыйрь, фельетончы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1884 елда Самар губернасы Ставрополь өязе (хәзерге Сембер өлкәсе Мәләкәс районы) Мукшы Күле авылында керәстиян гаиләсендә туа. Башта авыл мәктәбен, аннан Самар шәһәрендә җәдиди мәдрәсә тәмамлый. 1905 елгы инкыйлабтан соң, авылда укытучы булып эшли. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң, Самарга кайта. РКП (б) җирле органы булган «Яңа көч» гәҗите мөхәрририятендә эшли башлый. Шушында «Үзе» имзасы белән үткен сәяси темаларга язылган күп санлы сатирик шигырьләрен (мәсәлән, «Нужа-Буржуа» (1920)) һәм фельетоннарын бастыра. Ватандашлар сугышы тәмамлангач, Х. Сәлимов авылларда беренче коммуналар оештыруда катнаша. Утызынчы елларда янәдән укытучылык эшенә кайта, лаеклы ялга чыкканчы шул эшендә кала.

«Нужа-Буржуа»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бар кеше хәлдән тая-арый, пешә, тирли иде,
Көн вә төн – газап эчендә, бер рәхәт күрми иде.
Аптырагач, Нужаны әрли иде, тирги иде,
Әмма Нужа кемлеген һичберсе дә белми иде.

Инде ул хәзер беленде, кем, – дисәгез, - ул нужа,
Ул әнә шул: җилкәгездә типтерүче буржуа.
Ул авыр корсак белән менгән дә халык өстенә,
Күзләре тонган халыкның, күрмәгәннәр берсе дә.

Күрмәгән халык; сукыр ат төсле, тик тарткан гына,
Җилкә кимереп, кан имеп йөргән буржуй арттан гына.
Йончыган халык һаман да әрләгән дә тиргәгән,
Әмма әрләүләр дә, тиргәүләр дә файда бирмәгән.

Соңгы елларда кызыллар ул мошенникны сизеп,
Йөргәнен күреп халыкның күкрәгеннән кан имеп,
Иң элек тартып төшерделәр очыртып җилкәдән,
Соңра салдылар җәһәннәмгә җанын, башын кисеп.
(1920).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар поэзиясе антологиясе. Казан: Таткнигоиздат, 1956 ел, 423-425нче бит.
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 213нче бит.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]