Хәйретдин Саләхов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәйретдин Саләхов latin yazuında])
Хәйретдин Саләх улы Саләхов (1924) — Үтәмеш, Апас районы, ТАССР, миномет расчеты командиры, медальләр һәм орденнар иясе.

Тәрҗемәи хәле

Сугыш ветераны Саләхов Хәйретдин Саләх улы 1924 нче елның 15 июлендә Апас районы Үтәмеш авылында урта хәлле Мөхәмәдәлин Саләх һәм Шәмсенахар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1931 -1934 елларда ул үз авылының башлангыч мәктәбендә, 1935-1939 елда Болын - Балыкчы җидееллык мәктәбендә белем ала. 1939 нчы елда гаиләләре белән Свердловск өлкәсенә күченеп китәләр. Унбиш яшьлек Хәйретдин урман кисүче булып эшли башлый. Уналты яшендә – Чиләбе өлкәсендә “Никель” заводы эшчесенә әйләнә. 1942 нче елда Мөхәмәдәлиннар гаиләсе кире туган якка кайтып китәргә мәҗбүр була.1942 нче елның авгусында Хәйретдин армиягә алына.Унсигез яшендә ул Владимир шәһәрендә минометчылар хәзерләүче полк мәктәбе курсанты, берничә айдан-82 миллиметрлы миномет расчеты командирына әйләнә һәм Сталининградка җибәрелә.

1943 нче елның 6 нчы гыйнварында ул беренче тапкыр яралана: баш сөягенә снаряд кыйпылчыгы килеп керә һәм гомерлеккә шунда кысылып кала. Дәвалану өчен Саратов хәрби госпиталенә җибәрелә.Терелгәч, Курск, Курск дугасын азат итүдә катнаша. Хәйретдин хезмәт иткән 6 нчы гвардия дивизиясе 75 нче укчы полкы дошманны Украина ягына кысрыклый. 1943 нче елның 6 июлендә икенче тапкыр яралана Уң кулының бармак сөякләре чәрдәкләнә. Тиз генә төзәлми, үлекли. Врачларга кул сөяген кисәргә туры килә. Инвалидлык буенча сугыш хезмәттән азат ителгәннән соң, Үтәмешкә әйләнеп кайта.

Военкомат аны Апас районы Кызыл Тау мәктәбенә военрук итеп җибәрә.Авыл кибетендә сатучы булып та эшли.1945 нче елның августыннан 1947 нче елның сентябренә чаклы “Берлек” колхозында бухгалтер була. 1947 нче елда үз авылы кызы Гыйләҗева Нәгыймә Гыйлаҗ кызына өйләнә. 4 балалары туа. 1948 елда гаилә Үзбәкстанга күченә. Хәйретдин Саләх улы анда 1950 нче елга кадәр райсобеста бухгалтер булып эшли. Кире Үтәмеш авылына әйләнеп кайткач, 9 ел буе Ындырчы авыл советы сәркатибе була. 10 ел Үтәмеш авыл клубын җитәкли. 1978 нчы елдан 1988 елга кадәр РОСГОССТРАХ агенты булып эшли.1994 нче елдан 2008 нче елга кадәр Үтәмеш авылының имамы итеп сайлана.

Бүләкләре

1. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале(1947 нче елның 31 апреле)

2. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан 1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены (1985 нче ел 11 март)

3.Жуков медале (1996 нчы ел, 19 февраль)

http://tatfrontu.ru/person/salahov-hayrutdin-salahovich