Хәйрулла Госманов
| Хәйрулла Госманов | |
|---|---|
| Туган | 1848 Ибрай, Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Россия империясе |
| Үлгән | 1 (14) ноябрь 1907 Уфа, Россия империясе |
| Күмү урыны | Уфа мөселман зираты |
| Ватандашлыгы | Россия империясе |
| Һөнәре | дин хадиме, укытучы |
Хәйрулла Госманов (Хәйрулла Тимербулат улы Госманов, 1848, Ибрай, Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 1 (14) ноябрь 1907, Уфа, Россия империясе) — мөселман дин эшлеклесе, Госмания мәдрәсәсе хуҗасы-мөдәррисе.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Хәйрулла Тимербулат улы Госманов 1848 ел, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Ибрай авылындә туа.
Вятка губернасы Малмыж өязе Мәчкәрә авылы мәдрәсәсен тәмамлый.
1877–1888 елларда Эстәрлетамак шәһәрендә имамлык һәм мөдәррислек итә. 1888 елдан Уфадагы 1 нче җамигъ мәчеттә имам-хатиб, 1890 елдан – ахун.
Госманов – Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның мөдәррисе (1906 елга кадәр).
1895 елдан биредә яңача уку ысулын (җәдитчелек) кертә. Җәдиди мәктәпләр өчен татар телендә гарәп теле дәреслеген башлап төзегән авторларның берсе. 1906 елдан Оренбург Мөселманнары Диния нәзарәтендә казый.
Госаманов җәдитчелекнең урталык сәясәтен тотучы агымына кушыла. Исламны яңарту идеяләрен яклый.
Әсәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Дәреслекләр авторы. Мисырда Госмановның (гарәп телендә) «Сөбел әс-сәлам» («Иминлек юллары») исемле китабы чыгуы мәгълүм.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Китаплар
- Фаршатов М.Н. Народное образование в Башкирии в пореформенный период (60-90 годы XIX в.). — М.: Наука, 1994. — 144 с.
- Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь / Сост. и отв. ред. С. М. Прозоров. — М.: Восточная литература, 1998.
- Мәкаләләр