Хәй Мөхәмәдьяров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәй Мөхәмәдьяров latin yazuında])
Хәй Мөхәмәдьяров
М. Хәй
Туган телдә исем Хәй Габдрәфыйк улы Мөхәмәдьяров
Туган 15 сентябрь 1911(1911-09-15)
РИ, Пермь губернасы, Кунакбай
Үлгән 1941(1941)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Верея
Милләт башкорт
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре шагыйрь
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Хәй Мөхәмәдьяров (тәхәллүсе М. Хәй, тулы исеме Хәй Габдрәфыйк улы Мөхәмәдьяров, баш. Хәй Fабдрафиҡ улы Мөхәмәтйәров) — Бөек Ватан сугышында һәләк булган фронтовик башкорт шагыйре, тәрҗемәче. ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1934).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1911 елның 15 сентябрендә Пермь губернасы Шадрин өязе (хәзерге Чиләбе өлкәсе Сосновский районы, элегрәк Коншак районы) Кунакбай авылында туган. 1941 елның декабрендә Верея шәһәре тирәсендә хәбәрсез югала.

Уфада Ленин мәктәбен (1928), Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын (1937) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19281929 елларда Башкортстан АССР Аргаяш кантонының пионер бюросында, 1931 елдан «Яшь төзүче» («Йәш төҙөүсе» (хәзерге «Йәншишмә »), «Яшь коммунар», «Ленинчы» («Ленинсы», хәзерге «Йәшлек») гәҗитләрендә мөхәррир.

19381940 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Тел һәм әдәбият гыйльми-тикшеренү институтында эшли.

1940 елның 7 февраленнән хәрби хезмәттә. Дивизия сәяси бүлегендә, дивизия гәҗитенең мәхәрририятендә хезмәт итә.

1941 елда Мәскәүдә Башкортстан АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелү сәбәпле, Башкортстан хөкүмәте юллавы буенча Уфага кайтарыла. Сәгыйть Мифтахов пьесасы буенча «Сакмар» («Һакмар») операсының либреттосы өстендә эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач, кызылармияче М. Хәй сугышка китә. Смоленск, Калинин юнәлешендәге сугышларда катнаша. Батырларча һәлак була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Хәй 1920-еллардан ук иҗат итә. Фәлсәфи шагыйрь буларак таныла. Беренчеләрдән булып, сонет төрендә яза башлый. «Барышта»(1931), «Өлгерү» (1940) җыентыклары, сугышка киткәнче 6 китабы басылган.


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Лев Львов. Мухамедьяров Хай Габдрафикович (1911 – 1941). «Лексикон» интернет-журналы, 2010 елның 26 апреле.
  2. Утлы еллар авазы (җыентык, төзүчесе Г. Байбурин). Уфа, 1985 ел, 382нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]