Хәй Сәйфуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәй Сәйфуллин latin yazuında])
Сәйфуллин Хәй Игтисам улы
Туган 15 март 1926(1926-03-15) (98 яшь)
Татарстан, Лениногорск районы, Сугышлы

Сайфуллин Хай Игтисам улы — хезмәт батыры, Ватан сугышы ордены иясе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сайфуллин Хай Игтисам улы Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында 1926 елның 15 мартында туа. 1941 елда авылның 7еллык мәктәбен тәмамлый. 1941-1943 елларда колхозда эшли. 1944 елның апрелендә Шөгер военкоматыннан сугышка алына һәм 1945 елның 9 маена кадәр сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Хай абый гвардия старший сержанты.

Башта Беренче Белоруссия фронтының 169 нчы дивизиясе 680 полк составында телефонист булып хезмәт итә. Сугыш беткәнне Германиядә ишетә. Җиңү көнен Берлин шәһәреннән 150 км ераклыкта Эльба елгасы буенда каршылый. Эльба буенда 3 ай торалар. Америка, Англия солдатлары белән очрашалар. Аннары аннан Белоруссиянең Витебск шәһәренә кайталар. Юлда 2 ай ярым булалар. 2000 км ны җәяү баралар. Көн дә 45-50 км юл узалар. 1946 елның манда Брест шәһәренә күчерәләр. Хай абый анда 1950 елга кадәр хезмәт итә. 1950 елның ноябрендә генә туган авылы Сугышлыга катып җитә.

1951-1954 елларда буровойда дизелист була, 1954-1959 елларда карьерда таш вата. 1959 елның 15 сентябреннән алып 1981 елның 3 февраленә кадәр Лениногорск шәһәрендә ВПЧ-11, Ромашкиноның ВПЧ-20 янгын сүндерү частьларында хезмәт итә. 28 ел хәрби, 15 ел гражданский стажы бар.

1955 елда Валиева Агиян Зәки кызы белән тормыш корып җибәрәләр. 3 кыз тәрбияләп үстерәләр.

Медальләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • “Ватан сугышы ордены”
  • “Германияне җиңгән өчен” медале
  • “Берлинны алган өчен” медале
  • “Бөек Җиңүнең 20, 25, 30, 40, 50, 60 еллыгы” медальләре
  • “СССР Кораллы көчләренең 50, 60, 70 еллыгы” медальләре
  • “Хезмәт ветераны” медале
  • “I дәрәҗә мактауга лаеклы хезмәте өчен” билгесе
  • “Отличник пожарной охраны” билгесе.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хәй Сайфуллинның шәхси архивыннан алынды.