Эчтәлеккә күчү

Хәкимия

54°43′39″ т. к. 55°56′38″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәкимия latin yazuında])
Мәчет
Хәкимия
баш. Хәкимиә
ИлРоссия
ШәһәрУфа
ДинИслам
Бина төремәчет
Төзелеш еллары19071908 еллар
Төп даталар:
1930 елда ябыла
1939 елда манаралары сүтелә
1991 елдан кире кайтарыла
Халәтегамәлдә
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 0301118000объект № 0301118000
Мәчет күренеше.
Уфа, М. Кәрим урамы

Хәкимия яки 4нче җәмигъ мәчете (баш. 4-cе йәмиғ мәсете) — Уфаның тарихи мәчете, архитектура һәйкәле. 1907-1908 елларда төзелгән. Мостай Кәрим урамы (элекке Социалистик урамы, Бекетов урамы), 11 (9) адресы буенча урнашкан.

1991 елда мәчет бинасын мөселманнарга кире кайтарып бирү карары чыга. «Башкирэнерго» бинаны бары тик 2002 елда гына бушата. Үзәк диния нәзарәте һәм Россия ислам университеты (Уфа) ярдәмендә мәчет бинасын торгызу эше башлана. Биредә 300 урынлык кызлар мәдрәсәсе ачарга уйлыйлар. Янәшәдә мәчет һәм мәдрәсә хезмәткәрләре өчен йорт, хәләл-кафе һәм китапханә төзеләчәк.

2026 елның 9 гыйнварында мәчеттә, озакка сузылган төзәтү эшләреннән соң (бинаны торгызу 2002 елдан башланган), беренче мәртәбә җомга намазы укылган. Анда югары мөфти Тәлгат Таҗетдин, Уфа мэры Ратмир Мәүлиев һ.б. катнашкан[2].

Уфа шәһәрендә һәм Уфа губернасында бердәнбер булган ике манаралы кирпеч мәчет бинасы.
«Хәкимия» мәчете бинасы кирпечтән корыла. Өч яруслы нигезгә урнаштырылган, чыгынкы орнамент белән бизәлгән ике манарасы булган. Мәчет манараларының биеклеге 18 м.

  1. А.Х. Хәкимов Россия империясенең Кызыл Хач җәмгыятенең Уфа губерна идарәсе әгъзасы, ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыяте шурасына керә
  2. Сергей Николаев. В Уфе открылась Хакимовская мечеть. Башинформ, 9.01.2026
  1. Синенко С. Г. Уфа старая и новая. — Уфа: «Башкортостан», 2007.