Фәрит Хәкимҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Хәкимҗанов latin yazuında])
(Хәкимҗанов Фәрит битеннән юнәлтелде)
Фәрит Хәкимҗанов
Туган телдә исем Фәрит Сабирҗан улы Хәкимҗанов
Туган 29 июль 1945(1945-07-29) (78 яшь)
ТАССР, Казан
Милләт татар
Һөнәре галим

Фәрит Сабирҗан улы Хәкимҗановтөрки телләрнең тарихы һәм язма истәлекләре буенча танылган белгеч, галим.

Ул 1945 елның 29 июлендә Казан шәһәрендә туа. Мәктәп елларында спорт белән мавыгып, шактый үрләр яуласа да, күңеле гыйлемгә, фәнгә тартыла. 19761990 елларда ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, 1990 елда Татарстан хөкүмәте карары белән Татар энциклопедиясен төзү буенча иҗади төркем туплый, җитди һәм катлаулы эш башлап җибәрә. 19921996 елларда Төркиянең Әнкара университетында татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләр алып бара. Ул 15 китап һәм 150 дән артык мәкалә авторы, дистәләрчә халыкара конференцияләрдә чыгыш ясаган галим.