Хәкимҗан Халиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәкимҗан Халиков latin yazuında])
Хәкимҗан Халиков
Туган телдә исем Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков
Туган 16 гыйнвар 1933(1933-01-16)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Мамыш
Үлгән 12 февраль 2002(2002-02-12) (69 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984)
Абдулла Алиш премиясе (1998)

Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков (1933 елның 16 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Мамыш2002 елның 12 феврале, РФ, ТР, Казан) ― балалар язучысы, шагыйрь, татар балалар поэзиясе өлкәсендә актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973 елдан), Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе (1998)[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гынварында Татарстан АССРның хәзерге Әтнә районы Мамыш авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1948 елда, Чембулат җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесына укырга керә. 1952 елда хәзерге Арча районының Иске Әҗем җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1954—1960 елларда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. 1963 елдан бирле Казанда яши. Башта ул тугыз ел буе «Ялкын» журналы редакциясендә мәктәпләр бүлеге мөдире, аннары, 1972 елдан, «Яшь ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, 1979—1981 елларда Татарстан Язучылар союзының матур әдәбиятны пропагандалау Бюросы җитәкчесе, ә 1981 елдан 1983 елга кадәр союз аппаратында яшьләрнең әдәби әлманахы «Идел»нең җаваплы редакторы булып эшли, 1983 елдан ул — «Совет мәктәбе» журналы редакциясе хезмәткәре. 1955 елдан КПСС члены.

X. Халиков, балалар әдәбиятында үз сүзен әйтерлек шагыйрь булып өлгергәнче, шактый озак эзләнүләр чоры кичерә. Башта ул өлкәннәр өчен яза (аларның кайберләре үз вакытында Арча (элеккеге Кызыл юл), Әтнә район газеталарында басыла), соңрак алтмышынчы еллар башында, республика үзәк матбугатында шагыйрьнең исеме инде шактый еш күренә: шигырьләре «Җырчы чишмә» (1963), «Яшьлек таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) дигән коллектив җыентыкларга кертелә; ниһаять, 1969 елда Татарстан китап нәшриятында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү» исемле мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

X. Халиков — балалар поэзиясе өлкәсендә актив иҗат итүче шагыйрьләрнең берсе. Мәктәптә, пионер матбугатында озак еллар эшләгән педагог һәм журналист буларак, ул балалар тормышын, аларның уй-хиеләрен яхшы тоя һәм шуларны шагыйрь йөрәге аша уздырып, җанлы тасвир һәм характерлар аша үтемле итеп укучыларына җиткерергә тырыша. Шагыйрьнең балаларга багышланган иң уңышлы поэтик әсәрләре 1983 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Иң шатлыклы көнем» исемле күләмле китабында урын алган.

X. Халиковның аерым әсәрләре рус һәм илебездә яшәүче башка милләт балаларына да таныш. 1977 елда аның Казанда русча тәрҗемәдә «Конфит агачы» («Конфетное дерево») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

X. Халиков мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында еш була, сәләтле яшь каләмнәрне эзләп табу һәм аларга иҗади ярдәм күрсәтү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Ул берничә ел Татарстан Язучылар союзы каршындагы балалар әдәбияты секциясенең бюро секретаре булып эшләде.

Балалар әдәбиятын үстерү һәм пионер матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен X. Халиковка 1984 елда «Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

X. Халиков — 1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.

2002 елда вафат.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йолдызлар ничәү?: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—23 б, ил. 15000. Рец.: Камалиев Т.—Казан утлары, 1969, № 9, 176—177 б.
  • Шук бабай: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1970.—15 б., ил. 20000. Рец.: Бәләкәй рецензия.— Казан утлары, 1971, № 5, 167—168 б.
  • Тынычлык гөле: Әкият.—Казан: Таткитнәшр., 1971.—32 б., ил. 9000.
  • Энәбикә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1973.— 32 б., ил. 12000. Озын колаклы батыр: [Шигырьләр. Худож. Г. Трифонов].— Казан: Тит- 1 китнәшр., 1974.—16 б. 10000.
  • Октябрятлар шәһәре: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1975.—31 б. 8000, Рец.: Сафа Ф. Яшь күңелләргә шифа булсын.— Казан утлары, 1975, № 5, 170—172 б.
  • Эшләпәле дуслар: Сәхнәләштерелгән уен.— Казан: Таткитнәшр., 1976,- 20 б., ил. 15000.
  • Уйныйсың киләме?: Сәхнә уеннары. [Худож. Р. Шакирҗанов].— Казан: Таткитнәшр., 1980.—48 б., ил. 9000. Рец.: Бәдигов Ш.—Казан утлары, 1981, № 11, 184—185 б.
  • Иң шатлыклы көнем: Шигырьләр, әкиятләр, уеннар. [Худож. А. Садыйков].—Казан: Таткитнәшр., 1983.—88 б. 10000. Рец.: Камалов Б. Шатлыклы көннәр ишәйсен.— Татарстан яшьләре, 1983, 30 июнь.
  • Конфетное дерево: Стихи для детей /Пер. с татар. Л. Ханбекова.— К11 1 зань: Таткнигоиздат, 1977.—48 с., ил. 50 000. Рец.: Камалов Р. Посади свое дерево.— Сов. Татария, 1978, 26 февр.; Щербаков В.—Дет. лит., 1978, № 6, с. 55—56; Лехтина Л. Открывающим мир.—Лит. Россия, 1979, 9 февр., с. 20; Бит н я к о в а С.— Дошкол. воспитание, 1981, № 8, с. 72—73.
  • Где моя дорога?: Стихи.— Казань: Таткнигоиздат, 1982.— 32 с. 150000, Рец.: Сафин М. Как быть волшебником.— Сов. Татария, ПЖН, 28 ноября; Дет. лит., 1983, № 5, с. 78; Мушинский А.— Комсомолец Татарии, 1983, 23 янв.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]