Хәлил Арсланов
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Хезмәт итүе | Россия |
| Туу датасы | 4 апрель 1964 (61 яшь) |
| Туу урыны | Чынлы районы, Сембер өлкәсе, РСФСР, СССР |
| Әлма-матер | РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d] |
| Хәрби дәрәҗә | генерал-полковник[d] һәм генерал-полковник[d] |
| Сугыш | Русиянең Сүрия ватандашлар сугышына интервенциясе |
| Гаскәр төре | войска связи[d] һәм Войска связи Российской Федерации[d] |
| Бүләкләр | |
Хәлил Арсланов, Хәлил Абдухәлим улы Арсланов (Халил Абдухалимович Арсланов; 1964 елның 4 апреле, СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Чынлы районы, Кәшә) ― россияле хәрби башлык. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең баш элемтә идарәсе башлыгы ― Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы урынбасары (2013 елның декабре — 2020 елның апреле), генерал-полковник (2017).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1964 елның 4 апрелендә Сембер өлкәсе Чынлы районы Кәшә (Зирекле күл) авылында туган.
1981 елдан Совет Армиясендә. Хәрби хезмәтен элемтә гаскәрләрендә үткән. 1985 елда Сембер югары хәрби команда элемтә училищесын тәмамлаган. 1995 елда С. М. Буденный исемендәге хәрби элемтә академиясен, 2004 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы хәрби академиясен тәмамлаган.
Танк дивизиясенең артиллерия дивизионы элемтә башлыгы, танк дивизиясенең идарә һәм артиллерия разведкасы батареясы командиры, 5нче танк дивизиясенең элемтә башлыгы (хәзерге Кяхта 37 мспбр), территориаль элемтә бригадасы штабы башлыгы, территориаль элемтә бригадасы командиры, элемтә башлыгы һәм армия штабы башлыгы урынбасары, элемтә башлыгы — Идел буе―Урал хәрби округы штабы башлыгының элемтә буенча урынбасары, Кораллы Көчләрнең Элемтә гаскәрләре башлыгы идарәсенең 1нче идарәсе башлыгы вазыйфаларында хезмәт иткән.
2009 елдан ― элемтә башлыгы ― Коры җир гаскәрләре Баш штабы башлыгының элемтә буенча урынбасары. 2013 елның декабреннән ― Кораллы Көчләрнең баш элемтә идарәсе башлыгы ― Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы урынбасары. Генерал-лейтенант (13.12.2014)[1]. Генерал-полковник (12.12.2017)[2].
Мошенниклыкта гаепләү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2019 елның октябрендә Арслановка зур мошенниклыкта гаепләү белдерелгән. РФ ҖК 159нчы маддәсе 4нче өлеш буенча җинаять эше кузгатылган. 2019 елның декабрендә суд Арсланов милкенә арест салган, тикшерү вакытын 2020 елның 6 февраленә кадәр озайткан [3].2020 елның 21 гыйнварында аңа гомуми күләме якынча 6,7 млрд сум булган аеруча зур мошенниклыкның ике эпизодында гаепләү белдерелгән [4]
Тикшерү версиясе буенча, Арсланов акчаларны сервис хезмәте күрсәтү һәм махсус хәрби техниканы ремонтлау буенча дәүләт контрактын башкарганда урлаган. Җинаять эше 2013 елда ук кузгатылган, әмма аның турында узган елның көзендә генә билгеле булган, ул бүгенге көнгә кадәр тикшерелә. Гаебен танымаган Арсланов белән бергә җинаять эшендә Генштаб идарәләренең ике башлыгы, «Воентелеком» ААҖнең өч топ-менеджеры һәм «ЭрСиАй» консалтинг компаниясе генераль директоры бар[5].
2020 елның 7 февралендә ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан әлеге гаепләү буенча тикшерү барышында тоткарланган. Суд Арслановны 2 айга сак астына алган, соңрак тоткынлык срогы озайтылган[6][7][8]. 2020 елның 3 апрелендә вазыйфасыннан читләштерелгән[9]. «Коммерсанть» газетасының 2022 елның 17 июнендәге хәбәренә караганда, Арслановка карата суд процессы ябык режимда узган, чөнки эш материалларында «хезмәт сере»н тәшкил итүче мәгълүматлар бар[10].
2025 елның 7 июлендә 235нче гарнизон хәрби суды Арслановны катгый режимлы колониядә 17 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткән. Арслановны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта (РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше) һәм эре ришвәт алуда (РФ Җинаять Кодексының 290 маддәсенең 6 өлеше) гаепле дип тапканнар. Моннан тыш, Арслановка шулай ук ришвәт суммасыннан икеләтә артык күләмдә ― 24 миллион сумнан артык штраф билгеләнгән[11].
Хәлил Арсланов махсус операциядә катнашуга контракт төзү турында гариза биргән. Генерал инде «Матросская тишина» СИЗОсында медкомиссия узган һәм уңай бәяләмә алган. Судка ул генерал дәрәҗәсендә эләккән, ләкин теләсә нинди сыйфатта сугышырга әзер[12][13].
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Жуков ордены
- Хәрби казанышлар өчен ордены
- II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале
- СССР медальләре
- РФ медальләре
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 13.12.2014 № 764 «О присвоении воинских званий высших офицеров, специальных званий высшего начальствующего состава и высших специальных званий»
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 12.12.2017 № 592 «О присвоении воинских званий высших офицеров, специальных званий высшего начальствующего состава и высших специальных званий»
- ↑ Суд в Москве арестовал имущество замглавы Генштаба ВС Арсланова / ТАСС.
- ↑ Замглавы Генштаба обвинили в хищении на 6,7 млрд рублей.
- ↑ Замглавы Генштаба ВС России обвинили в миллиардных хищениях.
- ↑ Замначальника Генштаба арестован по делу о мошенничестве | Власть | Новости | Каспаров.Ru.
- ↑ Замначальника Генштаба задержали по делу о хищении ₽6,7 млрд. РБК.
- ↑ {{{башлык}}} // Коммерсантъ.
- ↑ Источник: генерал-полковник Арсланов отстранен от должности замглавы Генштаба ВС. ТАСС (2020-04-03).
- ↑ Генерал сядет тайно. КоммерсантЪ (2022-06-17).
- ↑ Бывшего замглавы Генштаба ВС РФ приговорили к 17 годам колонии по делу о взятке и мошенничестве (2025-07-07).
- ↑ Получивший 17 лет генерал из Генштаба запросился на СВО из «Матросской тишины». EADaily, 13.08.2025
- ↑ Николай Сергеев. Осужденный генерал-полковник Арсланов прошел медкомиссию для участия в СВО. kommersant.ru, 13.08.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Биография на сайте Минобороны России 2025 елның 20 апрель көнендә архивланган
- Жизнь или честь. Как убивают генерал-полковника Министерства обороны / Новая газета, 17 августа 2020
- Фотография и биография в списке начальников войск связи СССР на ветеранском сайте
- Информация и фотография на сайте Ульяновского военного училища войск связи
- 4 апрель көнне туганнар
- 1964 елда туганнар
- Сембер өлкәсендә туганнар
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр
- Хәрби казанышлар өчен ордены (РФ) кавалерлары
- Жуков ордены кавалерлары
- Жуков медале белән бүләкләнүчеләр
- «ССРБ Кораллы Көчләренә 70 ел» медале белән бүләкләнгәннәр
- Хәрбиләр
- Элемтәчеләр
- Генерал-полковниклар (Россия Федерациясе)
- С. М. Буденный исемендәге хәрби элемтә академиясен тәмамлаучылар
- РФ генштабы хәрби академиясен тәмамлаучылар