Хәлил Дусмөхәммәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәлил Дусмөхәммәтов latin yazuında])
Хәлил Дусмөхәммәтов
Туган 24 апрель 1883(1883-04-24)
Карабай, Атырау өязе, Җаек өлкәсе, Рәсәй империясе
Үлгән 23 апрель 1939(1939-04-23) (55 яшь)
Алма-Ата, КазССР, ССРБ
Ватандашлыгы  Казакъстан
Әлма-матер С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Абай исемендәге Казакъ милли педагогика университеты[d]
Сәяси фирка «Алаш» фиркасе

Хәлил Дусмөхәммәтов (каз. Halel Dosmuhamedov, 24 апрель 1883(18830424), Карабай, Атырау өязе, Җаек өлкәсе, Рәсәй империясе23 апрель 1939, Алма-Ата, КазССР, ССРБ) — Алаш хәрәкәте күренекле эшлеклесе, табиб, педагог, галим.[1][2]

Җаек хәрби укуханәсен, Петербург хәрби-табибият акадимиясен (1909) тәмәмлаган. 1913 кә хәтле Урал казак гаскәрендә табиб булып эшли. 1913-1920 Тимер өязендә табиб булып эшли. Табигать белеме һәм табибият буенча казакъча дәреслекләр язган. 1905 тә кадетлар фиркасенең казакъ филиалын оештыруда катнашкан. 1917 дә Ырынубурда үткәрелгән I бөтенказакъ җыены рәисе, I Бөтенрәсәй мөселманнар җыены делегаты, Бөтенрәсәй мөселман шурасы башкармасы рәисе. Алаш-Урда хөкүмәте әгъзасы. 1918 дә Комуч әгъзасы. 1920 дә Мәскәүгә җибәрелгән. 1920-елларда совет ЮУЙларында укыткан, аннары сәләмәтлек саклау халык кәмисәрлеге хезмәткәре, Ташкәнттә табиб, Казакъ пединституты ректоры. 1930 да Воронежга сөрелгән. 1938 кулга алынган һәм 1939 да хәрби трибунал карары белән атып үтерелгән. 1958 дә акланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Батыс Қазақстан облысы. Энциклопедия. — Алматы: «Арыс» баспасы, 2002 жыл. ISBN 9965-607-02-8
  2. Жантану атауларының түсіндірме сөздігі. — Алматы: "Сөздік-Словарь", 2006. - 384 бет. ISBN 9965-409-98-6