Хәлил Мәхмүтов
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Хәлил Мәхмүтов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Хәлил Зәки улы Мәхмүтов |
Туган | 10 март 1939 Катмыш, Кызыл Йолдыз районы[d], Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 28 сентябрь 2012 (73 яшь) Казан, Татарстан |
Милләт | татар |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | театр артисты |
Хәлил Зәки улы Мәхмүтов (1939 елның 10 марты, Катмыш, Мамадыш районы — 2012 елның 18 сентябре, Казан) — татар актеры, Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туган. Балачак еллары сугыш чорында уза. Үсмер чаклары сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Төзүчеләр бригадиры булып хезмәт юлыннан барган яшь егетне табигый сәләте Казан театр училищесына җиткергән. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1966 елдан бирле эшли. Хәлил Зәки улы Мәхмүтов 1970 нче елларында Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, театр училищесында студентларга белем бирә, аларның остазы була. Озак вакыт авырганнан соң 2012 елның 28 сентябрендә вафат.
Төп рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Туктаров — Туфан Миңнуллин, «Үзебез сайлаган язмыш»
- Малик — Илдар Юзеев, «Кыр казлары артыннан»
- Хәйретдин — Фәтхи Бурнаш, «Яшь йөрәкләр»
- Иртуган — Туфан Миңнуллин, «Без бит авыл малае»
- Күрән би — Нурихан Фәттах, «Итил суы ака торур»
- Кәрим — Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи, «Башмагым»
- Николай Александрович — Кәрим Тинчурин, «Сакла, шартламасын!»
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Тинчурин театры сайтында
- «Шекспир әсәрләрендә уйнар идем. Хәлил Мәхмүтов шулай дип белдерде» — «Ватаным Татарстан» газетасы
- Татарстан бүген үзенең халык артисты Хәлил Мәхмүтов белән бәхилләште
- Хуш, Хәлил ага...
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|