Хәлимә Булатова-Терегулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәлимә Булатова-Терегулова latin yazuında])
Хәлимә Булатова-Терегулова
Туган телдә исем Хәлимә Ибраһим кызы Булатова-Терегулова
Туган 26 апрель 1905(1905-04-26)
Казан
Үлгән 2000(2000)
Яшәгән урын Четаев урамы, Казан[1]
Һөнәре музыка белгече

Хәлимә Ибраһим кызы Булатова-Терегулова — татар музыкасы турында күп мәгълүматлар туплаган кеше.

Хәлимә 1905 елның 26 апрелендә Казанда алдынгы карашлы мәгърифәтче гаиләсендә туа, яштән үк пианинода уйнарга өйрәнә. 1938 елны Мәскәү консерваториясен тәмамлап Казанга кайткач, музыка мәктәбендә, аннан училищеда укыта. 19451961 елларда Казан консерваториясендә чит ил музыкасы тарихы буенча лекцияләр укый. Х. Булатова-Терегулова “XVI гасырдан алып Октябрьгә кадәр татар музыка мәдәнияты тарихы буенча очерклар” дигән хезмәтен яза, татар музыкасы турында мәгълүматлар туплап, бибилиография төзи. Татарстан композиторлары берлеге әгъзасы буларак, ул татар композиторлары белән аралаша, аларның әсәрләренә рецензияләр яза, Н.Җиһановның беренче опералары турында мәкаләләр бастыра. Кызганычка каршы, аның күп хезмәтләре кулъязма хәлендә калдылар.

Ул 2000 елда вафат була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. https://jytely.info/kazan