Хәлимә Искәндәрова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәлимә Искәндәрова latin yazuında])
Хәлимә Искәндәрова
Туган телдә исем Хәлимә Шакир кызы Искәндәрова
Туган 19 май 1940(1940-05-19) (83 яшь)
ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт
Яшәгән урын Горьки урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре театр һәм кино актеры
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Балалар улы Игорь (1978)[2]
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты (1992)
ТР халык артисты - 2020

 Хәлимә Искәндәрова Викиҗыентыкта

Хәлимә Искәндәрова, Хәлимә Шакир кызы Искәндәрова (1940 елның 19 мае, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт) — драма актеры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры артисты (1963 елдан). Татарстанның атказанган (1992) һәм халык (2020)[3] артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәлимә Искәндәрова
Х. Искәндәрова — Тәңкәбикә. 2013

1940 елның 19 маенда Ташкәнт шәһәрендә туа. Балачагы Фрунзе (1991 елдан Бишкәк) шәһәрендә уза. Әнисе Уфа татары, әтисе Казан татары, әбисе Пенза мишәре[4]. Әтисе Шакир Искәндәров Бөек Ватан сугышында катнаша, 1942 елда Смоленск өлкәсендә һәлак була.
1971 елда читтән торып Мәскәү театр институтын (ГИТИС) тәмамлый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чит ил, рус, татар милли классикасы әсәрләрендәге характерлы рольләрне башкара.
  • Театрда беренче көннәреннән үк Фатыйма Ильская, Габдулла Шамуков, Фирдәвес Әхтәмова, Наилә Гәрәеваның ярдәмен тоя.
  • 1980 еллар башыннан телевизион һәм нәфис фильмнарда уйный башлый.
  • Татарча мультфильмнарда рольләрнең тавышларын яздыра[6]
  • V халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә, XXXII Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Перспективы» программасында катнашкан «Бибинур» фильмында режиссер Юрий Фетинг Эра Җиһаншина уйнарга тиешле рольне Х. Искәндәровага бирә[7].

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камал театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Диләрә — «Карлыгач канат кага» Хәй Вахит
  • Ирина — «Ата хакы — Тәңре хакы» (Чти отца своего) Виктор Лаврентьев
  • Нинучча — «Бәйрәм кичендә» (Рождество в доме Купьелло) Эдуардо де Филиппо
  • Ирина — «Соңгы корбан» (Последняя жертва) Алексей Островский
  • Харита Огудалова — «Бирнәсез кыз» (Бесприданница) Алексей Островский
  • Авдотья Васильевна — «Җимерелгән бәхет» (Светит да не греет) Алексей Островский
  • Розина — «Фигароның өйләнүе» (Женитьба Фигаро) Пьер Бомарше
  • Ниса — «Җүләр кыз» Лопе де Вега
  • Лариса — «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз» Аяз Гыйләҗев
  • Элеонора — «Хатыннар гайбәте» (Бабьи сплетни) Клод Гольдони
  • Рухсара — «Шәһәрдә җәй көннәре» (Лето в городе) Анар Рзаев
  • Майшәкәр — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт
  • Сәхилә — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
  • Хуҗабикә — «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт
  • Акулина — «Өзелгән өмет» (Мещане) Максим Горький[8]
  • Өченче карчык — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
  • Ана (Тәңкәбикә) — «Мин ана» (Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре буенча моноспектакль)[9][10]

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2015 — «Ак чәчәкләр» — Мәдинә
  • 2014 — «Урта яшьләрдәге кыз» (Девушка средних лет) (мини-сериал) — Ксюша әбекәй
  • 2014 — «Bolgar - UNESCO Heritage» Promotional video — Болгар ханлыгы әмиренең әнисе
  • 2013 — «Кабан күле серләре» (Сокровища О.К.) — музей хезмәткәре
  • 2012 — «Күк капкасы» (Небесные врата)
  • 2011 — «Алтын шимбә» (Золотая суббота) — Әмәт хатын-кызы
  • 2011 — «Бибинур — фильм турында фильм» (документаль)
  • 2010 — «Бибинур» — Зәмирә түти
  • 2010 — «Татнефть — любовь моя»
  • 2010 — «Мадина. Испытания любви»
  • 2009 — «Бичаракай»
  • 2007 — «Синие бабочки»
  • 2006 — «Зөләйха» — монастырь башлыгы
  • 2004 — «Неотложка» (телесериал) — Хәлимә
  • 1989 — «Подъезд төбендә» — Рәшидә Искәндәрова
  • 1984 — «Әниләр һәм бәбиләр» — Айзара Әхәтовна

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Николай Геннадьевич Носов, IT инженеры.
улы Игорь Носов (1978―2022), юрист.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ильтани Илялова. Г. Камал театры актерлары (библиографик белешмәлек). Казан: ТКН, 1996 (рус телендә: 2005). ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]