Хәлфиннәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәлфиннәр latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Хәлфиннәртатар тарихында зур урын тоткан, Русия империясенең Казан, Уфа губерналарында данлыклы укымышлылар, сәүдәгәрләр, сәнәгатькәрләр, хәйриячеләр нәселе.

Хәлфиннәр нәселе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәлфиннәр йорты (хәзерге күренеш)
Хәлфиннәр салдырган «Агач мәчет»тә Коръән укучылар бәйгесе. 2014

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп утарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп утарлары Минзәлә өязе Теләнче-Тамак авылында урнашкан була. Үзләре яшәгән утарны биек кирпеч дивар белән әйләндереп алганнар. Ишегалдында икешәр катлы өч таш йорт, күп санда таш складлар, ат абзарлары, кантур, ризык саклау урыннары, ашханә урнашкан. Ихата барлыгы 1,5 кв.км тәшкил итә.

1932 елның көзендә Теләнче-Тамакка килгән язучы Нур Баян истәлегеннән: «Авылның нәкъ уртасында кечкенә шәһәр кебек тезелеп утырган ак таш йортларга, авылдан ярты гына чакрым читттәрәк күгелҗемләнеп торган алма, чия бакчасына ак сакаллы картлар, көмештәй чәчле карчыклар төртеп күрсәтәләр дә: “Бар иде заманнар. Әнә шул йортларда 15 ел элек кенә татарның иң атаклы байлары Хәлфиннәр торалар иде”,- диләр».[3]

Кәсеп итә башлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Борадәрән Хәлфиннәр» ширкәтен З.С. Хәлфин 1902 елның башында оештыра. Тәҗрибәле эшмәкәр сәүдә эшенә үзенең бертуганнарын (Әхмәт, Шакир, Салих, Сабир) да тарта. Бертуган Садыйк, Гариф, Шакир Хәлфиннәр Биклән сәүдәгәре Хәмәтшаның кызларына өйләнә. Хәмәтшаның ир баласы булмаган, өч кызына 33 әр мең мирасы калган. Шушы акчага Хәлфиннәр эш башлап җибәргән. Ширкәтнең идарәсе Чаллыда урнаша. Устав капиталы 150 мең була. Сәүдә өстенә Хәлфиннәр игенчелек белән дә шөгыльләнгән. 500 га чамасы урманнары, күп санда мөгезле эре терлекләре, йөк тартучы һәм җиңелгә җигелә торган нәселле атлары булган. Игәнә елгасы буенда 15 га җиләк-җимеш бакчасы урнашкан. Өч ташлы тегермәннәре эшләп торган. Икмәк һәм тире-яры кабул итү урыны һәм зур сушилка эшләгән. Авылларда берничә урында кызыл мал белән сату итүче кибетләре ачылган.

Хәйриячелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атаклы татар эшкуарлары Хәлфиннәр Теләнче-Тамак авылына ике мәчет, ике мәдрәсә салып калдырганнар. XIX гасырның икенче яртысында 2 гилдия сәүдәгәр Зариф Садыйк улы Хәлфин акчасына кирпечтән барокко стилендә, мәдрәсә биналары белән бер комплекс хасил итүче «Ак мәчет» салына. Теләнче-Тамак мәдрәсәсе (беренче мөдәррисе – Әгерҗе районының Балтач авылы алпавыты Зөбәернең улы Габделҗаббар була, соңрак ахун Морзагабдрахман Габделзакиров җитәкчелегендә) ХХ гасыр башында Уфа губернасында иң алдынгы уку йортларының берсе булган. Әлеге мәдрәсәне тәмамлаучылар тирә-юнь авылларда мулла булып хезмәт иткәннәр. 1878 елда З.С. Хәлфин икенче мәхәллә өчен «Агач мәчет» салдырган, ул искергәч, 1914 елда «Бертуган Хәлфиннәр» ширкәте акчасына яңа мәчет салынган. 1904-1910 елларда ир һәм кыз балалар өчен тулы курслы (12 еллык) мәктәпләр салына. Мәктәп өстеннән Хәлфиннәр кияве Мирзагабдрахман Зөбәеров назыйрлык иткән.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Октябрь инкыйлабы башлангач, авыл халкы якындагы Астаховлар-Шнигасларның утарларын ут төртеп яндыра, малларын тартып ала. Халык Хәлфиннәргә тими. Беренчедән, Хәлфиннәр ел саен аларга зәкят, бүләк биреп, төрле яктан ярдәм иткәннәр, киң күләмдә хәйриячелек белән шөгыльләнгән, авылдагы мәчет-мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтеп торган. Икенчедән, йортлары һәм кибетләре авыл уртасында урнашканлыктан, ут авылга таралу куркынычы зур булган.
  • 1918 елның март аенда В. И. Ленин фәрманы белән «Дәүләт һәм мәктәпләрне диннән аеру» дигән указ игълан ителә. 30 ел дәвамында (1927-1957) 14 мең мәчет җимертелә (шул исәптән, Хәлфиннәр төзеткән мәчет тә).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бишегем-Теләнче Тамак (төзүчеләре Рубис Зарипов, Ландыш Фазуллина). Казан: Ихлас, 2012.ISBN 978-5-904735-69-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]