Хәмзәт Ибраһимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәмзәт Ибраһимов latin yazuında])
Хәмзәт Ибраһимов
Туган 10 июль 1934(1934-07-10)
Шали, Чичән-Ингуш айрат өлкәсе[d], Төньяк Кавказ крае[d], РСФСР, СССР
Үлгән 10 март 2006(2006-03-10) (71 яшь)
Грозный, Чечня, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Чечен дәүләт педагогика институты[d]
Һөнәре галим, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Хәмзәт Исмәгыйль улы Ибраһимов (1934 елның 10 июле, Шали, Шали районы, Чечен-Ингуш АССР, ССРБ2006 елның 10 марты, Грозный, Чечня, Россия) — химия фәннәре докторы, профессор, Чечен Республикасы Фәннәр академиясенә нигез салучыларның берсе һәм беренче президенты, Россия Фәннәр академиясенең комплекслы фәнни-тикшеренү институты директоры, җиденче чакырылыш ССРБ Югары Шурасы депутаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елда Чечен-Ингуш педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлый. 1964 елда Мәскәү дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлый. Шунда ук «Икеләтә тимер системаларда өслек тартылышын һәм адсорбцияне өйрәнү» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый[1].

Диссертация яклаганнан соң Грозный шәһәренә кайта. Аның тырышлыгы белән Чечен-Ингуш педагогика институтында аспирантура ачыла. 1980 елда докторлык диссертациясен яклый. 1983 елда аңа Чечен-Ингуш АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеме бирелә.

Гражданнар авиациясе дәүләт фәнни-тикшеренү институты заказлары буенча Ибраһимов җитәкчелегендә терекөмеш һәм амальгамның авиаматериалларга йогынтысын тикшерү уздырыла, шулай ук объектларны демеркизацияләүнең нәтиҗәле ысулларын эшләү буенча тикшеренүләр үткәрелә. Мәскәү, Ташкәнт, Ереван аэропортларында эшләнгән методларны куллану берничә миллион сумлык икътисади нәтиҗә бирә[1].

1993 елның 14 гыйнварында Чечен Республикасы Фәннәр академиясе оештырыла, Ибраһимов аны оештыручыларның берсе һәм беренче президенты була.

Икенче чечен сугышы чагында, 2001 елда аны Россия Фәннәр академиясенең комплекслы фәнни-тикшеренү институты директоры итеп билгелиләр. Институт бинасы ул вакытта тулысынча җимерелгән, шуңа күрә институт җитәкчелеге Чечен Республикасы Фәннәр академиясе президиумы белән бергә арендаланган бүлмәдә урнашкан.

2004 елның мартында аңа «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә.

200 дән артык фәнни хезмәт авторы, алар арасында өч монография. Аның уйлап табуына 8 авторлык таныклыгы бирелгән. Аның укучылары арасында 2 физика-математика фәннәре докторы һәм 10 физика-математика фәннәре кандидаты бар. Кабарда-Балкар университеты каршындагы диссертация советы әгъзасы булган. Җиденче чакырылыш ССРБ Югары Шурасы депутаты. 15 ел Совет-Маҗарстан дуслыгы Чечен-Ингуш бүлекчәсе рәисе була[2].

Күп кенә бөтенсоюз, бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә оештыру комитетлары әгъзасы һәм докладчы буларак катнаша: Братиславада (1994), Краковада (1997), Япониядә (2000). Чечен дәүләт университетының молекуляр физика кафедрасы мөдире була. 2006 елның мартында Грозныйда вафат була.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч улы һәм өч кызы бар.

  • Кызы — Байза Хәмзәт кызы Паскачева — химия фәннәре кандидаты.
  • Улы — Канта Хәмзәт улы Ибраһимов — язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Чечен Республикасының халык язучысы. Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Чечен Республикасы язучылар берлеге рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор[3].
  • Улы — Кюри Хәмзәт улы Ибраһимов — авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1995), 70 фәнни эш авторы, шул исәптән 3 монография авторы, Чечен Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия экология академиясе академигы[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Х. И. Ибрагимов — основатель Комплексного научно-исследовательского института РАН, Archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-10-26 
  2. Алиева Зарета. Учёные Чечни. — Грозный: ИКАР, 2003. — С. 68-70. — 176 с. — ISBN 5-7974-0075-8.
  3. Алиева Зарета. Учёные Чечни. — Грозный: ИКАР, 2003. — С. 66. — 176 с. — ISBN 5-7974-0075-8.
  4. Алиева Зарета. Учёные Чечни. — Грозный: ИКАР, 2003. — С. 64-65. — 176 с. — ISBN 5-7974-0075-8.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алиева Зарета. Учёные Чечни. — Грозный: ИКАР, 2003. — С. 68-70. — 176 с. — ISBN 5-7974-0075-8.
  • Интеллектуальный центр Чеченской Республики в лицах: популярная биографическая энциклопедия / Жеребило Т. В.. — Махачкала: ИП «Султанбегов Х. С.», 2013. — Т. 1. — С. 17-20. — 180 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-906650-01-6.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]