Хәмзә Әбдрәшитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәмзә Әбдрәшитов latin yazuında])
Хәмзә Әбдрәшитов
Туган 5 июнь 1954(1954-06-05) (69 яшь)
Коралачык, Фёдоровка районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре хирург
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]


Хәмзә Әбдрәшитов (5 июнь 1954 ел) — ССРБ һәм Россия хирургы, сәламәтлек саклау оештыручы, уйлап табучы, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (2001), профессор (2003). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1992), ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1991). 1997 елдан — Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы.

Фәнни тикшеренүләре ашказаны һәм уникеилле эчәге җәрәхәт авыруларын хирургик дәвалау ысулларын камилләштерүгә, анастомоз зоналарында кан микроциркуляциясен өйрәнүгә (ашказаны-эчәк соустье) багышланган. Мини-лапаротомия ысулларын дәвалау практикасына кертү инициаторларының берсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә Зәки улы Әбдрәшитов 1954 елның 5 июнендә Башкорт АССР-ның Федоровка районы Коралачык авылында туган).

1978 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый(1978), 1996 елда кандидатлык, 2000 елда докторлык диссертациясе яклый.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елдан — Ишембай каласындагы «Ишембайнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең медицина-санитария бүлегендә хирург, травматолог. 1984 елдан — Ишембай үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире. 1986 елдан — Ишембай районы һәм Ишембай шәһәренең баш табибы.

1997 елдан — Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы.

1999 елдан — Җөмһүрият клиник хастаханәсе баш табибының хирургия буенча урынбасары. 2001 елдан — Башкорт дәүләт медицина университетының госпиталь хирургиясе кафедрасы профессоры, 2002 елдан — җөмһүрият кардиология диспансерының баш табибы, бер үк вакытта Башкорт дәүләт медицина университетында укыта.

Ишембай шәһәрендә эшләү дәверендә аның турыдан катнашлыгында ИЗТМ (Ишембай транспорт машиналары эшләү заводы) медицина-санитар бүлеге, дәвалау-физкультура диспансеры төзелә, гомуми балалар хастаханәсенең филиалы, психо-неврологик диспансер ачыла[1].

Җөмһүрият кардиология диспансерында баш табиб булып эшләгәндә җөмһүрият өчен уникаль операцияләр эшли.

2002-2005 елларда җөмһүрият кардиология диспансерында медицина фәннәре докторы Әбдрәшитов Хәмзә Зәки улы җитәкчелегендә матди-техник база, диагностик һәм дәвалау-профилактика хезмәте үсеш ала[2]

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

110 нан артык фәнни хезмәт һәм 5 уйлап табу авторы.

Кайбер хезмәтләре

    • «Дифференциальная диагностика и лечение острого живота» (2001 й.), «Лекции по общей хирургии» (2001 й.), «Очерки сердечно-сосудистой хирургии» (2002 й.) фәнни баҫмаларҙың авторҙашы.
    • Әбдрәшитов Хәмзә Зәки улы. Новые хирургические технологии в лечении язвенной болезни и двенадцатиперстной кишки и постгастрорезекционных синдромов [Текст]: дис автореферат. … мед. фәндәре докторы: 14.00.27 / Әбдрәшитов З. Х. — Өфө, 2000. — 27 б.
    • Әбдрәшитов Хәмзә Зәки улы. Компрессионный гастродуоденоанастомоз при резекции желудка [текст]: диссертация … медицина фәндәре кандидаты / Әбдрәшитов З. Х. — Өфө, 1996. — С. 105 — Библиогр.: с 84-105.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Абдрашитов Х. З.//Башкирская энциклопедия: в 7 томах. Т.1. А-Б. /Главный редактор М. А. Ильгамов. Уфа: НИ «Башкирская энциклопедия». 2005. — 624 с. С.11
    • Абдрашитов Хамза Закиевич//Научная мысль. Родом из Ишимбая: Сборник /сост. Г. Вахитова.- Ишимбай: МБУК ЦБС ИКБ, 2014.-44с. С.5.
    • Указ Президиума ВС РБ от 16.06.1992 № 6-2/286 «О ПРИСВОЕНИИ ПОЧЕТНОГО ЗВАНИЯ „ЗАСЛУЖЕННЫЙ ВРАЧ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН“ РАБОТНИКАМ ЗДРАВООХРАНЕНИЯ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Абдрашитов Хамза Закиевич//Научная мысль. Родом из Ишимбая: Сборник /сост. Г. Вахитова.- Ишимбай: МБУК ЦБС ИКБ, 2014.-44с. С.5.
  2. Официальный сайт ГБУЗ Республиканский кардиологический центр — Адрес: 450106, г. Уфа, ул. Ст. Кувыкина, 96. e-mail: ufa.rkc@doctorrb.ru