Хәмид Мәткәримов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәмид Мәткәримов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Хәмид Мәткәримов https://vk.com/id33159267[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмид Рәхимбай улы Мәткәримов 1980 нче елның 1 маенда Үзбәкстанның Ташкент шһәрендә туа. Хорезмда 4 нче класска кадәр укый, ә 1991 нче елда аның гаиләсе Татарстанга Алексеевск районының Урман асты Шонталасы авылына күченеп кайта. 1997 нче елны, Урман асты Шонталасы мәктәбен тәмамлап, Казан музыка училищесына укырга керә. Музыкаль белем алганнан соң ул Түбән Камада композитор Илһам Хисмәтуллин төркемендә эшли башлый. Шул елларда үзенең беренче "Шонталым", "Яз җилләре" җырларын яза. 2001 нче елда Әлмәт шәһәренә күченә һәм хәзер дә шунда торып иҗат итә башлый, Барс Медиа белән хезмәттәшлек итә. 15 ел дәверендә күпләгән җырлар авторы булып таныла. Аның җырларын Габделфәт Сафин, Гөлдания Хайруллина, Гүзәл Уразова, Салават Миннеханов белән Гүзәлем, Булат Нигъмәтуллин, Айгөл Рәхимова, Булат Нәҗипов, Мөнир Рахмаев, Ләйсән Гимаева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Марат Фәйрушин, Гөлназ Сираева, Әнвәр Нургалиев, Раяз Фасихов, Рамилә һәм Рәзилә Батыровалар, Р.Галимҗанов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Динә һәм рафаэль Латыйповлар, Сөмбел Билалова, Алмаз Мирзаянов, Альбина Апанаева, Эльнара Ганиева кебек танылган, халык яратып өлгергән җырчыларыбыз башкара.


Х.Мәткәримов иҗат иткән җырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Бөек татар", "Йөгерә елларым", "Мин сине озак эзләдем", "Күңел җырлый туган телендә", "Якын дуслар бер була!", "Кил айлы кичләрендә", "Эзләдем", "Адаштык бугай", "Җаным, кил!", "Сагынам сине", "Сөю уты", "Йөрәгем", "Рәхмәтле мин Раббыма!", "Чык әле яныма", "Кире борма", "Кил, бас яныма", "Әлегә соң түгел!", "Ходаема рәхмәт", "Яратам сине", "Түз, түз!", "Әй, хатын", "Бу димәк - мәхәббәт", "Алинә", "Яндырма", "Кагыл сак кына!", "Яшик әле сөенеп", "Җырлап яшик", "Ай,яй, яй", "SMS", "Мәхәббәт угы", "Ихлас хисләрем", Синең өчен генә җырларым", "Тап төшермә сөюгә" - бу җырларның көен дә, сүзләрен дә Х.Мәткәримов үзе иҗат иткән.

"Шөкер ит булганына" (Р.Тимирова сүзләре, Х.Мәткәримов көе) , "Җиде җил артыннан" (А.Вәлиуллина сүзләре, Х.Мәткәримов көе), "Ап-ак карлар" (Э.Сафина сүзләре, Х.Мәткәримов көе), "Бүген синең туган көн" (Р.Гыйлфанов сүзләре, Х.Мәткәримов көе), "Сөярсеңме?" (С.Мирзаянова сүзләре, Х.Мәткәримов көе); "Аермасын язмышлар", "Дан җырлыйк аналарга!", "Туганлыкны онытма", "Без кабызган сөю", "Бие, бие, туктама!", "Без икебез бербөтен" (Ф.Дәүләтбаев сүзләре, Х.Мәткәримов көе); "Туган көн" (Р.Гатауллина сүзләре, Х.Мәткәримов көе), "Мәхәббәт һәм гүзәллек" (Х.Әхмәтшин сүзләре, Х.Мәткәримов көе), "Саклыйк мәхәббәтне" (Х.Әхмәтшин сүзләре, Х.Мәткәримов көе), "Күңелем көзгесе" (Х.Әхмәтшин сүзләре, Х.Мәткәримов көе) "Иркәм" (Э.Сафина сүзләре, Х.Мәткәримов көе), "Кайтарыгыз гармун тавышын" (Г.Сагыйдуллина сүзләре, Х.Мәткәримов көе), "Мәхәббәт дөрләсен" ( С.Шәехов сүзләре, Х.Мәткәримов көе), "Арып егылам кичкә" (Л.Дәүләтова сүзләре, Х.Мәткәримов көе)

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]