Хәмит Галәветдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәмит Галәветдинов latin yazuında])
Хәмит Галәветдинов
Хәмит Галәветдинов.jpg
Туган телдә исем Хәмит Махмүт улы Галәветдинов
Туган 17 сентябрь 1935(1935-09-17)
Чаллы Башы, Яңа Чишмә районы, Татарстан
Үлгән 17 ноябрь 2012(2012-11-17) (77 яшь)
Пермь, Пермь крае

Хәмит Махмүт улы Галәветдиновтатар дин әһеле, Пермь крае мөселманнарының дини оешмасының рәисе, мөфти.

Игенче гаиләсендә туып үсә. 1963-1968 елларда А. Д. Швецова исемендәге Пермь авиация техникумында белем ала. 1961-1983 елларда Свердлов исемендәге заводта, 1983-1986 елларда ГПТУ-да эшли. 1985 елда пенсиягә чыга.

1990 еллар башыннан актив рәвештә Пермь Җәмигъ мәчете мөселманнар җәмгыятенең дини эшчәнлегенә кушыла. 1994 елда Пермь төбәк мөселманнар җәмгыятенең рәисе булып сайлана, 1995 елдаревизия комиссиясе рәисе. 1999 елда Диния Нәзарәте рәисе урынбасары булып сайлана. 2006 елда — оешманың рәисе, мөфти булып сайлана.

1999 елда Хаҗ кыла.

Хәмит Галәветдинов 2012 елның 17 ноябрендә вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]