Хәмит Ярми
Хәмит Ярми | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтов |
Туган | 5 май 1904 Кырынкүл, Төмән өязе, Тубыл губернасы, Русия империясе |
Үлгән | 30 октябрь 1981 (77 яшь) Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Бутлеров урамы[1] Маяковский урамы, 4а[d][2] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | Манчыл мәдрәсәсе, Тубыл татар педагогия укуханәсе, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | әдәбият галиме, профессор |
Эш бирүче | Юксыллар чаткысы, «Ватаным Татарстан», Татарстан китап нәшрияты, Татарстан язучылар берлеге, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты |
Җефет | Халидә Хәнәфи кызы Гатина - Ярми |
Бүләк һәм премияләре | ![]() Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] (1969) |
![]() | |
Хәмит Ярми, Хәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтов (1904 елның 5 мае, РИ, Тубыл губернасы, Төмән өязе, Кырынкүл — 1981 елның 30 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — фольклор белгече, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1969), Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе (1964), Тукай бүләге иясе (1989).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1904 елның 5 маенда Тубыл губернасы Төмән өязе (хәзерге Төмән өлкәсе Төмән шәһәренең Үзәк округына керүче) Кырынкүл (рус. Казарово) авылында туган. 1981 елда Казанда вафат. 1920 елга кадәр туган авылында яши. Олуг Манчел авылында яңа ысуллы мәдрәсәдә, Ямбайда белем ала. 1923—1930 елларда Төмәндә чыккан «Юксыллар чаткысы» (рус. Искры пролетариата) гәҗитендә, Яркәү районы Бурбар авылында клуб, китапханә мөдире, Төмәннең 7нче татар мәктәбендә, медтехникумда укытучы, окронода инструктор булып эшли. Төмән татар педагогия техникумын, Казан дәүләт педагогия институтын (1930), КДУ каршында аспирантураны тәмамлый.
1930 елдан «Кызыл Татарстан» гәҗитендә, Татарстан китап нәшриятында, Татарстан язучылар берлегендә җаваплы сәркатип булып эшли. Хәмит Ярми гарәп графикасын да, латин алфавитын да, кириллицаны да яхшы белә; Владимир Ленин, Карл Маркс хезмәтләрен беренчеләрдән булып русчадан татарчага тәрҗемә итә[3].
Гыйльми эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939—1972 елларда ССРБ фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли: 1942—1944 елларда институтның директоры. 1944—1947 елларда институтның халык иҗаты бүлекчәсе мөдире.
Халык авыз иҗатын җыю буенча махсуслашкан утыздан артык фәнни-гамәли сәяхәттә катнаша. 300дән артык татар авылында була. Халык иҗатын җыеп төзегән кырыктан артык җыентыгы бар. Татар халкының, шул исәптән себер татарларының, шигъри авыз иҗатын өйрәнә. Төп фәнни хезмәте — «Татар халкының шигъри авыз иҗаты» (рус. Татарское народно-поэтическое творчество). Шуның буенча филология фәннәре докторы диссертациясен яклый (1969).
Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә татар фольклоры буенча лекцияләр укый. Татар халык иҗаты буенча дәреслекләр авторы.
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1964 — Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе.
- 1989 — Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе — 12 томлык «Татар халык иҗаты» фәнни җыелмасы өчен (иҗат төркеме эчендә, вафатыннан соң).
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төмән шәһәренең бер урамына Хәмит Ярми исеме бирелгән[4].
- Төмән өлкәсенең туган якны өйрәнү музеенда Хәмит Ярминең кабинет-музее ачылган.
- 2014 — Төмән өлкәсе хөкүмәтенең милләтләр эшләре комитеты финанс ярдәме белән «Күренекле шәхесләр» сериясеннән «Хәмит Ярми» китабы басыла.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.
- ↑ М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: 1969.
- ↑ Диләфрүз Фәхретдинова. Хәмит Ярми - галим һәм шәхес. «Яңарыш», 30.04.2014
- ↑ Распоряжение администрации города Тюмени от 26 июля 2002 г. N 2490
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият |
---|
|
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ярмөхәммәтов Хәмит Хөснетдин улы (Хәмит Ярми). «Тукай дөньясы» порталы
- Библиотека сибирского краеведения(рус.)
- Төмән үзәкләшкән китапханәләр берлеге(үле сылтама)
- Ярми (Ярмухаметов), Хамит Хуснутдинович. Историческая энциклопедия Сибири (2009)(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар халык иҗаты | ||
- ↑ Уразова Насия Мухамедчановна. Х. Ярми о влиянии фольклора на формирование татарской литературы(рус.)
- 5 май көнне туганнар
- 1904 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Төмән өлкәсендә туганнар
- 30 октябрь көнне вафатлар
- 1981 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Фольклор
- Татар галимнәре
- Татар әдәбият галимнәре
- Филология фәннәре докторлары
- Татар фольклорчылары
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Шәхесләр:Казан университеты
- Вуз укытучылары
- Профессорлар
- Хәмит Ярми