Хәнифә Миңнегулова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәнифә Миңнегулова latin yazuında])
Хәнифә Миңнегулова
Туган телдә исем Хәнифә Йосыф кызы Миңнегулова
Туган 25 сентябрь 1943(1943-09-25) (80 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Апач
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре химия-биология укытучысы
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы ордены РСФСР атказанган укытучысы - 1990

Хәнифә Миңнегулова, Хәнифә Йосыф кызы Миңнегулова (1943 елның 25 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Апач) – мәгариф эшлеклесе, укытучы-методист, 1972―1999 елларда Зәй районы Федоровка урта мәктәбенең химия-биология укытучысы. РСФСР атказанган укытучысы (1990).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның 25 сентябрендә Татарстан АССР Зәй районы Апач (Түбән Сармаш, Ирнә буе Сармашы, рус. Сармаш-по-Ирне) авылында туган. Әтисе ягыннан руханилар, морзалар нәселе булган Батыршага барып тоташа. Әтисе комбайнчы Йосыф Миңнегол улы (1909—1944) Бөек Ватан сугышына 1943 елда гына алына, Белоруссия фронтында 1944 елның 26 июнендә һәлак була[1]. Дүрт бала әниләре Гайнелхәят Шәйхелислам кызы (1912―1999, хәзерге Сарман районы Сарайлы авылыннан) тәрбиясендә үсә [2]. Бертуганнары: абыйлары – Миргалим Миңнегулов (1935), ерак араларга йөзүче диңгез суднолары капитаны; Хатыйп Миңнегулов (1939), КФУ профессоры, апасы – Гөлнур Йосыф кызы (? ― 2021 елның ноябрендә вафат), Сарман районы Ләшәү Тамак авылы элемтә бүлеге мөдире булып 30 ел эшләгән[3]. Икенче кыз туганы Халисә сабый чакта вафат.

Хәнифә Миңнегулова 1951―1955 елларда туган авылындагы башлангыч мәктәптә, 1955-―1958 елларда күршедәге Пидәр (Федоровка) авылында җидееллык мәктәптә, 1958―1961 елларда Сарман районы Иске Кәшер авылындагы урта мәктәптә белем ала. 1961―1964 елларда Апач аылы клубы мөдире булып эшләгән. 1966 елда Бөре педагогия институтына (2005 елдан академия, 2012 елдан БДУ филиалы) читтән торып укырга керә, 1969 елда Казан дәүләт педагогия институтына күчә, 1972 елда әлеге югары уку йортын «биология укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган.

1965―1972 елларда Сарман районы Чукмарлы, Теләнче-Тамак (1984 елдан Тукай районында), Каташ-Каран мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән. 1972―1996 елларда ― Зәй районы Федоровка урта (соңрак тулы булмаган урта) мәктәбенең химия-биология укытучысы. Мәктәп яны участогында укучылар белән әлеге төбәк өчен ят булган болгар борчагы, һинд бәрәңгесе, гибрид помидор, чәчәкле кәбестә, патиссон һ. б. яшелчә үсемлекләре үстерә. Укытучыларының юлын дәвам иттерүче укучылары бихисап. Пенсиягә чыккач, туган авылында яши, шигырьләр яза, алар төрле газета-журналларда (Мәгариф, Мәгърифәт, Зәй офыклары) дөнья күрә[4].

Китабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миңнегулова Х. Й. Әнкәй йөрәге икән. Казан, 2010.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1981 – Халыклар Дуслыгы ордены ― СССР Югары Советы Президиумы Указы № 30623 (1981 елның 17 июне) [5]
  • 1983 – Укытучы-методист
  • 1990 – РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы ― укыту һәм тәрбия эшләрендә озак еллар намуслы хезмәте өчен ― РСФСР Югары Советы Президиумы Указы № 279 (1990 елның 4 мае) [6]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Миңнегулова Хәнифә Йосып кызы. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 190-191нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]