Хәниф Хәйруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәниф Хәйруллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хәниф Хәйруллин
Хәниф Хәйруллин.JPG
Туган телдә исем Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин
Туган 12 сентябрь 1931(1931-09-12)
Сарман авылы, Сарман районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 18 июнь 1998(1998-06-18) (66 яшь)
Сарман районы Сарман авылы
Милләт татар
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, журналист
Җефет Фатыйха
Балалар улы Ленар,
кызлары Фирая (1955), Резидә
Ата-ана
  • Гыйздулла (әти)
  • Миннеҗамал (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)

Хәниф Хәйруллин, Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин (1931, Сарман1998, Сарман) — татар язучысы, журналист. Иҗатының үзәгендә — авылда барган үзгәрешләр, туган төбәгенең үткәне турында язылган роман, повестьлар, очерклар.
КПСС әгъзасы (1958 елдан, өзеклекләр белән). ССРБ журналистлар берлеге, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1974 елдан). Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елның 12 сентябрендә ТАССР Сарман районы (1930 елда оешкан) үзәге Сарман авылында туган. 1998 елның 18 июнендә вафат.
Сарман урта мәктәбен (1950), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1956) тәмамлый.
Урта мәктәпне тәмамлагач, бер ел Сарман районы Азалак авылы мәктәбендә укыта. Югары белем алу теләге белән, Казанга юл тота, Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә. Булачак язучыга бу уку йорты ошамый, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбият бүлегенә күчә.

1956-1993 елларда Сарман районы газетасында (башта «Югары уңыш өчен», соңрак «Ленинчы» (хәзерге «Сарман» (рус. «Новый Сарман») газетасы), район газеталары бетерелгәч, Буа авыл хуҗалыгы производство идарәсенең фирка комитеты газетасында хатлар бүлеге мөдире, җаваплы сәркатип, мөхәррир булып, «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесесе булып эшли.
Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Сарманда яши һәм иҗат итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар өчен язылган беренче әсәре («Бакыр базының серләре») «Ялкын» журналында басылып чыга. 1950 елларда матбугатта авыл кешеләренә багышланган очерклары (беренчесе — «Кәүҗияк каһарманнары»), күмәк хуҗалыклардагы җитешсезлеләр турында язган мәкаләләре күренә башлый.
Авыл җирлегендә яшәп, көн саен авыл кешеләре белән күрешеп тору, аларның шатлыкларын-борчуларын төптән аңлау иҗатын да халыкчан итте. «Канатлар талмасын» (1971), «Картлык-кемгә шатлык», «Кайда сез, улларым» исемле повестьлары белән киң таныла. Мөхәммәт Мәһдиев[1], Мирсәй Әмир[2], Хәсән Сарьян, Илдар Юзеев, Атилла Расих, Гариф Ахунов һ.б. язучылар Х. Хәйруллин иҗатына югары бәя бирәләр, Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев түбән бәя куялар[3]
Әсәрләре авыл тормышы һәм авыл кешеләре язмышы турында. Унлап китабы басылып чыккан.
Туган төбәгенең үткәнен — инкыйлаб, Ватандашлар сугышы, колхозлашу елларын өйрәнеп язган «Бакыр базының серләре», «Алмаз ихтыяр», «Канлы еллар, авыр еллар», «Хуҗида үскән баты»р, «Фатыйманың бәхете» исемле документаль очерклары бар.
Җитәкче кадрлар турында язылган «Орбитадагы тормыш» романы, сәясәткә туры килеп бетмәве аркасында, озак вакытлар дөньяга чыга алмады[4]. «Киржаклар илендә», «Ана улларын барлый» повестьлары язучы исән вакытта басылмый кала.
Балалар өчен «Тылсымлы таяк табышы» исемле маҗаралы повесть язды.
Шәкертләре — Нияз Акмал, Наиф Акмал, Дамир Гарифуллин, Рафис Гыйззәтуллин, Рафис Могыйнов һ.б.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Канлы еллар, авыр еллар. Казан: ТКН, 1972.
  2. Хуҗида үскән батыр. Казан: ТКН, 1972.
  3. Канатлар талмасын. Казан: ТКН, 1974.
  4. Фатыйманың бәхете. Казан: ТКН, 1975.
  5. Картлык — кемгә шатлык. Казан:ТКН, 1976.
  6. Повестьлар (Флүн Мусин кереш сүзе белән). Казан: ТКН, 1981.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомәр Бәшировка, «Җидегән чишмә» әсәрен язганда авыл хуҗалыгы буенча җибәргән кайбер төгәлсезлекләрен әйтеп, хат җибәрә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елда Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге язучы исемендәге премия булдырган[5].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап. Чаллы, 2000, 203 бит.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фоат Садриев. Якын кеше. «Мәйдан», 2006 ел, № 9.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Социалистик Татарстан» газетасында «Йөкләр турыга тартылсын» мәкаләсендә
  2. «Карап-карап торам да…» мәкаләсе. «Социалистик Татарстан» газетасы, 20.10.1973
  3. Х. Хәйруллинның Ш. Галиевка язган хатында. «Мәйдан», 2006 ел, № 9. 84-85 биттә.
  4. «Мәйдан» журналының 2006 ел 9нчы санында басылган
  5. Хәниф Хәйруллин исемендәге беренче премияләр тапшырылды. «Сарман», 21.05.2019