Хәнәви Шәйдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәнәви Шәйдуллин latin yazuında])
Хәнәви Шәйдуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Хәнәви Хәмзә улы Шәйдуллин

Туу көне

15 октябрь 1938(1938-10-15)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Табанлы Күл

Үлү көне

26 сентябрь 2001(2001-09-26) (62 яшь)

Үлү урыны

РФ, ТР, Казан

Эшчәнлек еллары

1961-2001

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Татар дәүләт филармониясе
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Бүләкләр

Татарстан АССР атказанган артисты - 1989

Хәнәви Шәйдуллин, Хәнәви Хәмзә улы Шәйдуллин (1938 елның 15 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Табанлы Күл2001 елның 26 сентябре, РФ, ТР, Казан) — эстарада җырчысы, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татар дәүләт филармониясенең солисты (1961—1996 елларда). Татарстан АССР атказанган артисты (1989).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның 15 октябрендә Актаныш районы Табанлы Күл авылында туган. Әтисе Хәмзә Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әнисе ике бала белән тол кала. Хәнәви зирәк, тәвәккәл, эш сөючән булып үсә. Җиденче классны тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта көтү көтеп алган акчасына өй бурасы сатып алып, өй итеп җиткерә[1].

Туган авылының матур табигате, әнисенең җыр-моң яратуы җырчы һөнәрен сайлауга этәргән. Мәктәптә укыганда авыл үзешчәннәре оештырган концертларда катнаша, татар халык җыры «Нурия»не җырлый. 1955 елның мартында Казанда республика үзешчән сәнгать смотрында катнаша. 1960-еллар башында авылга композитор Исмай Шәмсетдинов җитәкчелегендәге Татарстан радиосы һәм Татар дәүләт филармониясе вәкилләре җыр яздырырга килә. Концертта Хәнәви Шәйдуллин да чыгыш ясый, Уфа композиторы Шамил Колбарисовның[калыпны мәкаләдән алып куярга] «Яшермәче, иркәм» дигән җырын яздыра. Филармониянең лекторий бүлеге сәнгать җитәкчесе Айсылу Мусина аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен оештырылачак җырчылар конкурсына чакыра.

Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күмәк хуҗалыктан җибәрәселәре килмәсә дә, 1961 елда Казанга килеп, (өченче турга гына җитешсә дә) җырчылар конкурсында катнаша һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә хор артисты итеп кабул ителә. Нота белеме белән дә Хәнәфи беренче тапкыр шунда таныша, күмәк җырлау кагыйдәләрен дә шунда үзләштерә. Ансамбль коллективы белән ул Башкортстан, Урал, Себер якларында чыгыш ясый. Татарстан радиосында язылган беренче язмалары — Зиннур Гыйбадуллинның «Җәйге ямьле басуларда», Мирсәет Яруллинның «Томан тарала» радиопостановкасына язган Илгизәр җыры.

1964 елда «Сәхнәдә яшьләр» исемле концертларда чыгыш ясый (Зәйтүнә Әхтәмова, Шамил Әхмәтҗанов, Флера Әгъләмова, баянчылар Гали Җәмлиханов, Насих Вильданов, Фаил Исхаков, Владимир Федотов, Мәрзия Вәлиева, Әзәл Яһүдин һ. б. белән бергә).

1965 елда Казан музыка училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, бераз вакыт Минзәлә театрында эшләгәч, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кайта. Ул биредә Таһир Якупов, Шамил Әхмәтҗанов, Нәфисә Василова һ. б. белән бергә эшли.

1975 елдан филармониянең эстрада бүлегенә күчеп, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина һ. б. белән бергә эшли.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырчының репертуарында «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Айзар-генәем, гөлзар-генәем», «Зимагурлар җыры», «Ай, дубыр-дубая», «Тары җире, киндер җире», «Гөлнәзирә», «Бөрьян егетләре» кебек татар халык җырлары һәм композиторларның эстрада өчен язган җырлары: «Аккошка әверелдең» (Ф. Хатипов көе, Г. Зәйнашева сүзләре.), «Оныт димә» (Ф. Әхмәтов, Р. Әхмәтҗанов), «Саумы, авылым» (С. Садыйкова, Р. Байтимеров), «Актаныш – туган төбәгем» (И. Закиров, Х. Миңнегалиев), «Киек казлар китә» (Р. Яхин, М. Ногман) һ. б. бик күп җырлар урын алган [2] Аеруча композитор Фәрит Хатыйповның җырларын яратып башкара: «Җилфер-җилфер җил искәндә» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Һаман яратам» (Зөлфәт), «Ап-ак карлар» (М. Әгъләмов), «Синең нурың» (Х. Туфан), «Кем соң син» (Э. Мөэминова), «Авыл кызы» (Д. Хәбибуллин) һ. б. җырлар. Әлеге җырлар (җырчының 60 лап язмасы) радио-телевидениенең алтын фондына кергән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алсу Хәкимова. Ул күпләрнең күңел түрендә. Мәдәни Җомга, 18.10.2018
  2. Хәнәви Шәйдуллин. Татар халык тырлары

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф. Гыйльманова. Концерт күңелле узды. «Актаныш» газетасы, 1979 ел
  • Р. Гайфин. Җыр күтәрә күңелләрне. «Авангард» газетасы, 1984 елның 7 августы
  • Г. Гомәров. Сезнең өчен җырлыйбыз. «Татарстан яшьләре», 1985 елның 23 июле

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]