Хәнәфи Бәдигый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәнәфи Бәдигый latin yazuında])
Хәнәфи Бәдигый
Туган телдә исем Канәфи Габделбәр улы Бадыйков.
Туган 13 гыйнвар 1941(1941-01-13)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Мөрәле
Үлгән 27 ноябрь 2020(2020-11-27) (79 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Гаврилов урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь.
Ата-ана
  • Габделбәр (әти)
Бүләк һәм премияләре Муса Җәлил премиясе - 2019

Хәнәфи Бәдигый (псевдоним, тулы исеме Канәфи Габделбәр улы Бадыйков, 1941 елның 13 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Мөрәле2020 елның 27 ноябре, РФ, ТР, Казан) — язучы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы; галим. Муса Җәлил премиясе лауреаты (2019).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәнәфи Бәдигый (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) 1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын Сикертән сигезьеллык мәктәбендә математика һәм җыр укытучысы буларак башлап җибәрә. 1964–1967 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1970 елда университетны тәмамлаганнан соң, Кама Тамагы һәм Арча районы урта мәктәпләрендә ун ел чамасы директор булып эшли. 1981 елда Казан дәүләт университеты аспирантурасын читтән торып тәмамлый. 1982 елда «Муса Җәлил поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Казан дәүләт педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор хезмәтләрен, декан ярдәмчесе, декан, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкара, 1997 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта.

Хәнәфи Бәдигый 2002 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Аңа 2016 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 2019 елда Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемндәге премиясе бирелде.

2020 елның 27 ноябрендә 79 яшендә каты авырудан соң Казанда вафат. Арча районы Мөрәле авылы зиратына җирләнә[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Х.Бәдигый журналистлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә: «Коммунизмга» газетасында (Арча) хатлар бүлеге мөдире, «Мирас» журналында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Әдәби иҗат белән мәктәп елларында ук мавыкса да, моңа җитди әһәмият бирми, язганнары матбугатта соңрак – 1960-1970 елларда гына күренә башлый. Шул еллардан соң аның күпсанлы лирик һәм юмористик шигырьләре һәм поэмалары, очерк-хикәяләре, дистәләгән публицистик һәм фәнни мәкаләләре газета-журналларда, китап-җыентыкларда даими рәвештә басылып тора. Моннан тыш аның үзе иҗат иткән дистәдән артык җыр-көйләре бар. Аның 2001 елда “Абага чәчәге”, 2002 елда “Күңел ялкыны”, 2007 елда “Яшел чирәм”, 2014 елда “Туган җир кешесе”, 2016 елда “Дала бөркете” исемле китаплары дөнья күрде.

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Абага чәчәге: әдәби тәнкыйть, эссе, рецензияләр. – Казан: Казан инновацион техник үзәге нәшр., 2001. – 192 б. – 1000 д.
  • Күңел ялкыны: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. К.Латыйп. – Казан: Казан инновацион техник үзәге нәшр., 2002. – 184 б. – 1000 д.
  • Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б. – 1000 д.
  • Уроки татарского языка: самоучитель. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 256 с. – 100000 экз.

Иҗаты турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гаффар Ә. Чәчәкләрнең иң күркәмнәре // Ватаным Татарстан. – 1998. – 16 окт.
  • Гаффар Ә. Фасыллардан асыллар // Мирас. – 1999. – № 10. – 54 б.
  • Гарданов Х. Күңел күзе // Мирас. – 2001. – № 1. – 47–54 б.
  • Садә Г. Гөлләрнең дә телен белә ул мөгаллим // Мәгърифәт. – 2001. – 10 февр.
  • Зәйнетдинов Г. Гөлләр теле // Арча хәбәрләре. – 2001. – 24 июнь.
  • Әхмәтҗанов М. Чынлап чәчәк аткан абага // «Мәгърифәт». – 2002. – 30 март.
  • Әхмәдулла Ш. Хакыйкать күзе // Мирас. – 2002. – № 9. – 153–157 б.
  • Гыйззәтуллин Р. Күңелендә ялкын йөртә // Татар иле. – 2003. – № 33.
  • Айтуганов Б. Рухи тамырлар ялкыны // Татарстан хәбәрләре. – 2003. – № 25.
  • Гадел Ә. Шагыйрьнең күңел ялкыны җылыта күңелләрне // Шәһри Казан. – 2003. – 24 окт.
  • Мәхмүдов Ә. Күңеле балкып тора // Мирас. – 2003. – № 11. – 146–151 б.
  • Акмал Н. Догалар дулкынында // Мәдәни җомга. – 2004. – 1 окт.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Шагыйрь, прозаик Хәнәфи Бәдигый вафат. Азатлык радиосы, 27.11.2020
  3. В Татарстане определены лауреаты премии имени Мусы Джалиля 2019 елның 18 февраль көнендә архивланган.. Сайт Министерства по делам молодежи Республики Татарстан, 15.02.2019